Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Безнең волейболчы кызлар өченче

Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына, Тәтеш шәһәрендә волейбол буенча зур ярышлар булып үтте.

Анда республиканың Иделаръягына кергән һәр районнан 1999- 2000 елларда туган кызлар командалары көч сынашты. Безнең район данын Иске Чокалы урта мәктәбе укучылары яклады. -Мондый җаваплы ярышларда катнашу өчен безгә ышаныч белдерүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Чыннан да безнең мәктәптә спортны үстерүгә нык игътибар бирелә. Районда быел физкультура һәм спорт елы игълан ителгәч тә, спортка балаларны һәм яшүсмерләрне тарту буенча эшне тагын да активлаштырдык. Безнең авылда волейболны яраталар. Атнаның ике- өч көнендә волейбол секцияләре үтә. Тәтешкә барырга тиешле команда составына да иң яхшы уенчыларны сайладык. Алия Якупова (капитан), Динә Ситдикуллова, Гөлчәчәк Сираҗетдинова, Зилә Юсупова, Гөлназ Усманова, Айгөл Миначева һәм Зур Аксу кызлары Анастасия Бильдякова белән Кристина Варзарова матур уен күрсәтте,- ди команда тренеры Фәрит Садыков. Чүпрәле кызлары Апас һәм Тәтеш командаларыннан аз гына калышып өченче урынга лаек булдылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр. Рәсемдә: җиңү яулагач күңелләр дә күтәренке.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол