Балалар, олылар өчен дә файдалы
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары дәвам итә.
Ялларны файдалы үткәрү максатыннан район белем бирү учреждениеләрендә кышкы лагерьлар оештырылды. Шулай ук, балалар өчен "Акчарлак" йөзү бассейнында булу көннәре билгеләнде. Сүз уңаеннан, яңа ачылган бассейн бәйрәм көннәрендә беренче йөрүчеләрен кабул итте. Райондашларның күбесе бик теләп тренажерларда шөгыльләнде, бассейнда йөзеп, сәламәтлекләрен ныгытты. Бер сүз белән әйткәндә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен "Акчарлак"ның ишекләре ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев