Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Бакчада спорт бәйрәме

2 номерлы "Әкият" балалар бакчасында спорт бәйрәме үтте.

Әзерлек төркеменә йөрүче балалар бу көнне бер-берсе белән ярышып кына түгел, ә 11 сыйныфта укучы, спорт чараларында актив катнашучы Фәнис Хәйруллин (рәсемдә) белән дә очраштылар.

Фәнис Хәйруллин балаларга үзенең шушы балалар бакчасында тәрбияләнүен, шушында балачагын үткәрүен сөйләде. Бу исә балаларда аеруча кызыксыну тудырды.

-Сәламәт һәм нык чыныккан булу өчен күп тырышлык кирәк. Һәркөнне иртән зарядка ясарга, хәрәкәттә булырга тиешсез,-диде Фәнис балаларга киңәшләрен биреп һәм үзенең спорт буенча ирешкән уңышларын сөйләде.

Актлар залында балалар белән төрле спорт чаралары үткәрелде. Анда барлык тәрбиячеләр, әти-әниләр дә катнашты. Бу вакытта шатлык куанычлары чиксез иде, һәркемнең җитез, беренче булып җиңәсе килде.

Балалар бакчасында менә шулай яңа уку елы күңелле итеп башланып китте.

-Үскәч без дә спортчы булабыз,-дип балалар Фәнис абыйларын озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт