Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Автоспортчы Нияз Хафизов- чемпион

Гадәттәгечә, һәр елны Сабан туй бәйрәмнәре алдыннан элеккеге аэропорт җирлегендә район башлыгы кубокларына һәм призларына регионара автокросс үткәрелә. Аның быелгысында да тугыз пилот катнашты.

Спорт ярышларының бу төре районда дүртенче мәртәбә уза. Ел саен анда унга якын пилот катнаша. Беренче елларда районыбыз данын, хәзер инде шактый танылып килүче спортчы Нияз Хафизов якласа, соңгы елларда авто спорт белән чын- чынлап шөгыльләнүче Илназ Хафизов (Ниязның бертуган энесе) һәм Сергей Малофеев та ярыйсы гына нәтиҗәләргә ирешә башладылар. Спортчыларны тәбрикләргә килгән район башлыгы Александр Шадриков әлеге автокроссның популярлаша баруы, тамашачылар арасында яклау табуын ассызыклады. Әйе, ярышлар буласы урынга йөзләгән җанатарның килүе дә шуны раслый. Ул көнне спортчылар алтышар әйләнеш ясап, өч заездда иң минималь вакыт күрсәтергә тиеш иделәр (бер әйләнеш- 450 метр).

Ярышның беренче этабында ук ике багги сафтан чыкты. Аның каравы, төрле ярышларда катнашып моңарчы җиңелү белмәгән спорт остасы Сергей Аничкин көндәшләрен күпкә отып финишка янә беренче килде. Шулай да тамашачылар Нияз Хафизовның осталыгына ахырга кадәр ышандылар. Һәм ялгышмадылар да. Беренче этапта икенче урынны яулаган Нияз икенчесендә дә сынатмады, тагын икенче килде. Әйтергә кирәк, әлеге заезд бөтен узышларга төзәтмә кертте. Чөнки Сергей Анисимовның машинасында техник җимерелү барлыкка килде. Өченче этапта ул бөтенләй текә борылышта Инза узышчысы белән бәрелешеп, финишка да көчкә генә килеп җитә алды. Ә Нияз Хафизов шуны гына көткәндәй, барлык виражларны да уңышлы узып, беренче булды. Спорт остасының энесе Владимир Аничкин күпме генә тырышса да, Чүпрәле спортчысын уза алмады.

-Нияз үз максатына ирешә торган спортчы, ә беренчелекне алу җиңел бирелмәде. Хәзер аның автоспортта тәҗрибәсе арта бара, киләчәктә дә аңа уңышлар телик,"- ди районның автоспорт федерациясе җитәкчесе Рамил Хисамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автокросс узды