Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Әниснең кулы сынган иде...“

Мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча иминиятләнүче гражданнар белән "түгәрәк өстәл" артында очрашып, фикер алышу районда инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгышмам. Аның чираттагысы күптән түгел район үзәк хастаханәсендә үтте.

"Түгәрәк өстәл" артында очрашуда "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Чүпрәле районындагы вәкиллеге директоры Айрат Хәсәнов, район башкарма комитетының икътисад бүлеге белгече Фәнил Җамалтдинов, Чүпрәле районындагы мәҗбүри медицина иминияте вәкиллеге белгече Гөлшат Мифтахетдинова, ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм бертөркем иминиятләнүче гражданнар катнашты.

Очрашуда мәҗбүри медицина иминияте килешүе буенча иминиятләнүчеләрнең нинди хокукларга ия булуы, алардан тулысынча файдалана алмау нәтиҗәсендә килеп туган проблемаларны чишү юллары, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты кебек мәсьәләләр каралды.

Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Илгизәр Хөснетдинов, хастаханәнең әкренләп табиблар белән тулылана баруын, тик офтальмолог булмау мәсьәләсенең бүгенге көндә дә ачык килеш кала бирүен ассызыклады, РКБга, башка хастаханәләргә юллама бирү тәртибе, квота буенча чират белән таммография кебек тикшеренүләр үтү мөмкинлеге турында сөйләде.

Аннан соң Илгизәр Хөснетдинов очрашуда катнашучы иминиятләнгән гражданнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Әнисә Азизова, Татар Бизнәсе авылыннан:

-Элек еллардан аермалы буларак, район үзәк хастаханәсенең эшчәнлеген уңай бәяләр идем. Моңа мисаллар шактый китерә алам. Күптән түгел генә 4 сыйныф укучысы Әниснең кулы сынып, хастаханәгә алып килергә туры килде. Авылдан транспорт табып хастаханәгә килеп җиткәнче, шактый вакыт үтеп, табибларның нәкъ төшке ял вакытына китеп бару чорына туры килдек. Травматолог-табиб Раджеш Кумар безгә баскыч төбендә очрады. Ни гаҗәп, без аңа сүз катканчы ук, ул безгә күз салу белән, барысын да аңлады һәм кире борылып, безне кабул итү бүлмәсенә алып керде. Шунда ук баланың кулына снимок ясадылар, гипс куйдылар. Биредә эш уңай оештырылганын, алга китеш сизелүен кабат ассызыклыйсым килә. Менә шундый "түгәрәк өстәл"ләр ешрак оештырылсын, анда һәр авылдан берәр вәкил катнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл артында сөйләшү