Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Алтын алка” клубы призына

Кышкы каникул чорында хоккей белән шөгыльләнүче малайлар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен сынап карадылар.

1996-1998 елларда туган яшь хоккейчылар район үзәге бозында, ә 1999-2000 елларда туучылар Городище авылындагы боз мәйданчыгында көч сынаштылар. Әйтергә кирәк, район үзәге, Городище һәм Кече Чынлы урта мәктәпләре командалары әлеге ярышларда ел саен зур активлык күрсәтәләр. Яшь категорияләренең икесендә дә үткән еллардагы көндәшләр-район үзәге һәм Городище командалары төп приз өчен көрәштеләр. Җиңү, әлбәттә, көчлеләргә елмая. Район үзәге спортчылары барлык уенда да үзләрен өстен күрсәттеләр һәм турнирның беренче баскычындагы урын да аларга бирелде. Призлы урыннар яулаган командаларга истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013