Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры узды

Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында райондашыбыз, интернационалист-сугышчы Александр Шуркин истәлегенә багышланган традицион көрәш турниры узды.

Чарада Александрның әнисе-Елена Шуркина, бертуганы Юрий, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов, хәрби комиссар Вил Нуруллин, чуваш милли билбау көрәше буенча регионара федерация президенты Виталий Васильев, Александрның сыйныфташлары һәм башка күп кенә кунаклар катнашты.

Турнир келәме тирә-як регионнардан килгән 150ләп көрәшчене туплады. Өч төрле категориядә барлыгы 15 комплект медаль өчен көрәш барды.

Көрәшчеләрнең очрашуы олимпия системасында узды. Иң яшь көрәшчеләр арасында Данил Ярускин, аннан соң Наталья Храменкова, Николай Горохин, Игорь Емельянов һәм Наил Юнусов, үз тиңдәшләре арасында Роман Майоров, Олег Ершов, әлеге авырлыктагы кызлар арасында Алина Хасанова, 35 кг-Снежанна Исаева, 42 кг-Мария Чемукова, 50 кг-Елена Чижова җиңүчеләр булдылар. Егетләр арасында 35 кг кадәр-Дмитрий Фадеевка, 40 кг-Илнар Бикмуллинга, 48 кг-Николай Еремеевка, 55 кг-Евгений Теньковка, 70 кг-Илья Черновка тиңнәр табылмады. Абсолют җиңүче исеменә Матак авылыннан Николай Фадеев лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры