Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Акчарлак”та ярыштылар

8 ноябрь көнне "Акчарлак" йөзү бассейнында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучы 13-14 яшьлек балалар арасында йөзү буенча ярышлар булып үтте.

Анда Чуваш Чүпрәлесе, Хорновар-Шигали, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре командалары катнашты. Яшь спортчыларны тәбрикләү өчен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов килгән иде. -Йөзү спорты белән шөгыльләнү өчен моңарчы мөмкинлекләр дә юк иде. Заманча төзелгән бассейн балаларны һәръяклап чыныктыру, аларда рухи көч һәм мораль яктан тотрыклылык тәрбияләүдә ярдәм итә. Теләгән кешеләр өчен бөтен жиһазлары булган тренажер залы гына ни тора. Шундый спорт-савыктыру комплексын төзүдә инициатива күрсәткән һәм булышлык иткән өчен "Бердәм Россия" партиясенә рәхмәт белдерәбез. Ярышларда катнашучы барлык спортчыларга да нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүләрен телим,- диде ул. Малайлар арасындагы ярышлар өч төрдә үткәрелде. Кроль стилендә 50 метрлы дистанциядә С. Хрисанов, И. Мәхмутов, Д. Мусаткин; брасс стилендә- И. Михайлов, Р. Айзәтуллов, Д. Каргин җиңү яуладылар. 4х25 эстафетасында С. Хрисанов, Н. Албутов, В. Романов һәм П. Романов үзләрен чын спортчылар итеп күрсәттеләр. Р. Бикмөхәммәтов, И. Мәхмутов Р. Айзәтуллов һәм В. Ишмуков (тренер Е. Меньшов), И. Михайлов, М. Аръяхов, В. Колпаков һәм Е. Сачков (тренер А. Смирнов) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасындагы ярышлар бер төрдә генә- кроль стилендә үтте. 25 метрлы аралыкта Л. Мөхетдинова белән А. Миначевага тиңнәр булмады. Җиңүчеләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең дипломнары белән бүләкләнделәр. Рәсемдә: берәүнең дә артта каласы килмәде. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү