Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Акчарлак”та кунакта

Үткән ел ахырында файдалануга тапшырылган "Акчарлак" бассейны чын мәгънәсендә район халкына яңа ел бүләге булган иде.

Җәй айларында да рәхәтләнеп су коенырлык елга-күлләре булмаган районда яшәүче халык, нәкъ әкияттәгечә, үзен "алтын балык" тоткандай хис итте. Хәзер менә кыш көннәрендә дә рәхәтләнеп суда йөзү, заманча төзелгән сауналарда тирләп-пешеп тәнеңне чыныктыру... һәм теләгән кеше рәхим итсен, тренажер залында мускулларыңны ныгыту өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Анда нинди генә жиһазлар юк. Хәтта авыруы булган кеше дә үзен сәламәтләндерү өчен махсус күнегүләр ясый ала. Хәзерге заманда патологиясез кеше бармы икән ул? Күп очракта кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруыннан зарлана. Ә монда заманча иң яхшы кардиотренажерлар куелган.

...Бассейн җитәкчеләре Николай Хрисанов һәм Руслан Вильданов белән "Акчарлак" бинасының беренче катында йөрибез. Җылы һава сизелеп тора.

-Бина газ белән җылытыла,-диләр хуҗалар. Бер якта балалар бассейны. Аның озынлыгы-10, киңлеге 6 метр. Тирәнлеге дә 1 метр чамасы. Беренче вакытта йөзә белмәгән балалар хәзер мөстәкыйль рәвештә очтан-очка йөзеп җитәләр. Бу йөзәргә өйрәтү инструкторларының хезмәт җимеше.

Зурлар бассейны тирән, су өстендә үзен тота белмәгән кешегә анда керү тыела. Инструкторлар бу хакта кисәтеп тора. Суның чисталыгына искитмәле. Аның сыйфаты санэпидемстанция хезмәткәрләре тарафыннан катгый тикшерелеп тора. Ай саен ике мәртәбә анализларны тикшерү өчен Буага илтәләр икән.

Шәфкать туташлары Гөлназ Хөснетдинова белән Елена Скворцова мондагы санитар торышны аерым контрольдә тоталар.

-Урамда кояш җылы нурларын сипкәндә елгага барып коенасы килә, әмма кыш андый мөмкинлекне чикли. Кыш көнне без аз хәрәкәт итәбез, салкын һавадан куркып күп вакытны өйдә үткәрәбез. Андый яшәү рәвеше төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә кышкы чорда бассейнга йөрү икеләтә файдалы.

Реклама

Беренчедән, үзеңне күпкә көр тотарсыз, физик форма яхшыра. Икенчедән, буыннар һәм мускуллар нык чыныгу ала. Артык авырлыгы булган кешеләр өчен дә суда йөзү файдалы. Бронхиаль астма белән авыручы балалар өчен бассейнның файдасын әйтеп бетергесез. Суда йөзеп күнегү алган балалар үзләрен яхшырак хис итә башлыйлар, авыру билгеләре: авыз белән сулау, гырлау, күкрәк читлеге кысылу азая,- диләр алар.

-Сәламәт яшәргә теләүчеләр күп, үзебездә бассейн булмаганда районның кайбер кешеләре Шомыршыга йөрделәр. Бүгенге көндә безнең бассейнга 200дән артык кеше йөри, күпчелеге-балалар. Өлкәннәрнең кайберләре атнага 3әр мәртәбә дә килә. Мәгариф бүлеге графигы буенча авыллардагы мәктәпләрдән укучыларны махсус автобуслар белән китерү дә оештырылган. Кышкы каникул вакытында 1600 бала бассейнда булды. Киләчәктә йөзү буенча ярышлар оештырырга да уйлыйбыз,-ди Руслан Расихович.

Чәршәмбе, шимбә көннәрендә кичке биштән тугыз сәгатькә кадәр сауна эшли. Коры парның эсселеге 90 градуска кадәр җитә. Гаилә белән керергә теләүчеләр өчен кечкенәрәк сауна бар. Анысын заказ буенча, теләсә кайсы вакытта җылыталар. Тик бер сәгать алдан заказ гына бирергә кирәк. 1 сәгать ләүкәдә утыру 400 сумга төшә. Берничә кеше кергәндә ул сумманы бүлешеп түләргә дә мөмкин. Монда бөтен хезмәт күрсәтү бер сәгатькә исәпләнгән. Бассейн һәм сауна, мәсәлән, зурлар өчен-70, тренажер-50, ә балалар, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен беренчесе-35 һәм икенчесе өчен 25 сум түләргә туры киләчәк. Комплекслы хезмәт күрсәтү дә бар. Аңа 1 сәгать тренажер һәм 1 сәгать бассейнда йөзү каралган. Билет бәясе 100 сум. Теләгән кеше сигез сеанска абонент та алып куя ала.

-Икенче катта, файдаланылмаган берничә бүлмә бар. Монда теннис һәм бильярд өстәлләре урнаштырырга уйлыйбыз. Массаж бүлмәсе ачсак та яхшы булыр иде,-ди Николай Хрисанов. Саунадан, яки бассейннан чыккач кайнар чәй, кофе эчеп җибәрергә дә мөмкин. Монда буфет эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн йөзү балалар