Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе вәкилләре түгәрәк өстәл оештырды

12 декабрьдә "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясе, район үзәк хастаханәсе вәкилләре, иминиятләнгән затлар катнашында "Түгәрәк өстәл" үтте.

"Түгәрәк өстәл" эшендә, шулай ук, ТР "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Буа шәһәрендәге филиалы директоры Азат Әюпов, мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды филиалының әйдәп баручы белгечләре Гөлназ Вәлиева һәм Гүзәлия Калинина, "Ак Барс-Мед" иминият компанисенең Чүпрәле районындагы вәкиллеге директоры Айрат Хәсәнов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Марат Нургалиев катнашты.

Очрашуда мәҗбүри медицина иминияте килешүе буенча иминиятләнүчеләр нинди хокукларга ия, аннан тиешенчә файдалана алмаган очракта ни эшләргә кирәклеге кебек көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды.

-Яшермим, берничә ел элек хастаханәдә авыруларны кабул итү өчен шартлар санитария таләпләренә туры килеп бетми иде. 2007 елдан башлап сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү һәм мөмкинлекле мохит программаларында катнашып, хастаханә биналарына капиталь төзекләндерү үткәрелде, шартлар яхшыртылды,-дип башлады үзенең чыгышын баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдинов.

Соңгы елларда район үзәге хастаханәсе беркүпме дәрәҗәдә табиблар белән дә тулыланган. Әмма табибларның җитмәү мәсьәләсе ачык килеш кала бирә. Хастаханәдә бүгенге көндә дә офтальмолог юк, теш табиблары да җитешми. Соңгы 5-6 елда хастаханәгә төрле профильдәге аппаратуралар кайтарылган, аларда эшләү өчен белгечләр әзерләнгән һәм әлеге эш бүген дә дәвам итә. Түләүсез дәвалау препаратлары белән тәэмин ителештә дә проблемалар юк түгел. Аеруча ташламалы даруларга хокукы булган льготачыларга кыенга туры килә, вакытында даруларны ала алмыйлар.

- 2014 елның январь аенда алынырга тиешле препаратларга заявканы без июль аенда ук бирдек. Хастаханәдә заявканы экстрен рәвештә корректлаштыру мөмкинлеге юк. Бу, әлбәттә, безнең эшебездә кыенлыклар тудыра,-ди бу уңайдан Илгизәр Хөснетдинов.

Аннан соң очрашуга килүчеләр Илгизәр Хөснетдиновка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучы иминиятләнгән затлар табибларга кабул итүдә, УЗИ тикшерүе үтүгә чиратларның күплеге мәсьәләсен күтәрделәр. "Киләчәктә табибларга инфоматлар, интернет, регистратура, телефон аша язылу күздә тотыла. Әмма ни генә булмасын, тере чират барыбер булачак ул. Инфоматлар белән эшләүгә белгечләребез тест режимында өйрәнә башладылар инде. Кичектергесез ярдәм кирәк булганда исә турыдан-туры ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул итмәү очрагында бу сезнең хокукыгызны бозу булачак һәм сезнең шикаять бирү мөмкинлегегез бар. Кичектергесез ярдәм авыруның янында документлары булу-булмауга карамастан, бирелергә тиеш",-дип җавап бирде ул.

Ә менә очрашуга килгән Фирдәүсә апа һәм Мидехат абыйның сораулары үтә дә четерекле. Мидехат абый июль аенда хастаханәдә диспансеризация үтә. Әмма анализ нәтиҗәләре Казан аша октябрь аенда гына әйләнеп кайта һәм анарда яман шеш авыруы булуы ачыклана. Анализ нәтиҗәләре кайтканчы алар башка авыру буенча соцпакеттан баш тартырга өлгергән булалар инде. Кире отказ язу вакыты да чыккан була. Бүгенге көндә Мидехат абый кыйммәтле дарулар һәм уколлар белән дәвалануга мәҗбүр, әмма дарулар һәм уколлар коточкыч кыйммәтләр, чыгымнарны үзләре генә җиңеп чыгу мөмкин түгел. "Безгә хәзер нишләргә, ярдәм итегез", диләр алар. Әлеге мәсьәләне уңай хәл итүдә килгән кунаклар да, Илгизәр Хөснетдинов та ярдәм кулы сузачакларын ышандырдылар.

-Иминият компаниясе структурасында үзгәрешләр булды. Хәзер биредә тәүлек дәвамында диспетчер косультациясе службасы эшли башлады. Бирегә һәркем мөрәҗәгать итеп, теге яки бу сорауга җавап ала ала. Дәвалану өчен акча таләп итү, яисә шундый төрдәге башка хокук бозулар күзәтелгән очракта мөрәҗәгать итеп, консультация алырга мөмкин биредә,-диде Буа шәһәре һәм районы филиалы директоры Азат Әюпов очрашуга килгән иминиятләнгән затларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ак барсМед" иминиятләү компаниясе