Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Ашыгыч ярдәм кичектергесез булырга тиеш

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды шуны хәбәр итә, ашыгыч медицина ярдәменнән, элеккечә, һәркем файдалана алачак.

Әлеге хезмәтнең мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелүен гражданнар төрлечә кабул итте. Үзгәреш республика өчен яңалык түгел. Ул 2007 елдан ук Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды аша финансланып килде.

Хәзер иминиятләштерелгән гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләүне әлеге гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясе гамәлгә ашырачак. Моның өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәре авыруның мәҗбүри медицина иминияте полисы яки аның шәхесен раслый торган документ номерын (пациент үз документларын алган очракта) язып алырга тиеш. Күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү өчен кирәкле бу мәгълүматлар тиешле иминият компаниясенә хәбәр ителә. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм күрсәткән өчен түләү мәсьәләсен хәл итү буенча документлар тутырганда гражданнардан медицина хезмәткәрләренә булышлык күрсәтүләре сорала.

Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә иминиятләштерелгән, шулай ук иминиятләштерелмәгән гражданнарга, шул исәптән чит ил гражданнарына, гражданлык алмаган һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга ашыгыч ярдәм күрсәткән өчен мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды түли.

-Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре, элеккечә, аңа мохтаҗ булган барлык гражданнарга яшәү, теркәлү урыннары, паспортлары һәм мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә күрсәтелүен дәвам итә. Полислары булмау аркасында гражданнарга ашыгыч ярдәм күрсәтүдән баш тарту федераль законнарны бозу дип бәяләнә. Шуны да истә тотарга кирәк: кичектергесез, шул исәптән ашыгыч ярдәм пациентларга түләүсез күрсәтелергә тиеш,-ди әлеге служба җитәкчесе Гүзәлия Субаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медицина иминияте