Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Ә сез бассейнга йөрисезме?

Район үзәгендә үткән ел ахырында "Акчарлак" йөзү бассейны ачылды. Әлеге вакыйганы күпләр көтеп һәм шатланып кабул итте. Чираттагы сораштыруыбыз райондашларыбызның суда йөзүнең файдасы барлыгын беләләрме, юкмы икәнлеген белешүдән гыйбарәт.

Руслан Вильданов, бассейн мөдире:

-Бассейнга йөрүчеләр арасында күпчелек өлешне мәктәп укучылары тәшкил итә. Алар арасында түгәрәккә, шәхси йөрүчеләре дә байтак. Җәй айларында студентлар бик теләп йөрде. Район халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәп, төрле акцияләр үткәрергә тырышабыз. Пәнҗешәмбе көн хатын-кызлар өчен каралган. Әле менә "Атнасына ике тапкыр килүчеләргә өченчесе бушлай" дигән акция игълан иттек. Ул 17 сентябрьдән алып бер ай дәвам итәчәк, райондашларны көтеп калабыз.

Ирек Әхмәдуллин:

-Мин бассейнга атнасына ике тапкыр барырга тырышам. Бик әйбәт. Андагы хезмәткәрләрнең мөгаләмәләреннән дә канәгатьмен. Бассейннан соң, җылынып, тирләп утырырга менә дигән саунасы бар. Барысы да бик әйбәт итеп эшләнгән.

Зөлфия Шәрәфетдинова:

-Бассейнның ачылуы балаларга буш вакытларын үткәрү мөмкинлеген, шөгыльләнер урын булдырды, моңа, әлбәттә, бик шатландык. Олы кызым аеруча бик теләп түгәрәккә йөри, кышын 40 градус салкыннарда да йөрде, йөзәргә дә өйрәнде.

Гүзәл Бикмөхәммәтова:

-Районга моннан берничә ел элек күченеп кайттык. Авыл җирендә дә балалар өчен шәһәрдәге кебек мөмкинлекләр булуы бик куандырды. Олы улым йөзәргә ярата. Тренерлары да бик әйбәт. Нәтиҗәсе дә күз алдында, ярышларда призлы урыннар ала.

Газинур Хәлиуллов:

-Бик теләсәм дә йөри алмыйм, кызганычка каршы. Чөнки вакытым юк. Көндәлек хезмәтем бик тыгыз режимга көйләнгән. Ә болай йөзә беләм, вакыт булганда гаиләм белән рәхәтләнеп ял итәргә тырышам.

Фәнил Нуретдинов:

-Бала вакытта урам артындагы елгага йөзәргә йөргәнлегебезне искә төшерәм. Шунда казлар белән бергә, сай гына суда мәш килеп, коенып йөри идек. Хәзер менә районда шундый мөмкинлек булу бик куандыра. Әмма без авылда яшәгәнлектән, әллә ни еш йөри алмыйбыз бассейнга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү