Сыерчык бураннары
Иртә таңнан ява җепшек буран
Ак күбәләк кебек, һавадан.
Яз аенда җылы көткәннәрне
Ак кар сорды бүген, яңадан.
Сыерчык бураннары котыра,
Ә күңелдә инде яз яме.
Җиргә иңгән карны ера-ера,
Якынлаша язның бәйрәме.
Һәр ел килә табигатьтә бу чор,
Күңелләрне ала өшетеп.
Туган якка кайткан кошларны
Салкыннары белән өркетеп.
Тик...