Родной край

Дрожжановский район

18+

Рус

Тат Чув
2024 - год Семьи
Полезная информация

Гәзит турында

Мәгълүмат

Чүпрәле районында гәзит 1931 елның 1 маенда нәшер ителә башлый. "Коммунар" исеме астында дөнья күргән гәзитнең беренче раедакторы Газиз Кәбиров була. Шул елларда ук районда басмаханәгә нигез салына. Анда беренче хәреф җыючы булып Хәдичә Атнагулова эшли. Гәзит татар телендә чыга. Беркүпме үткәннән соң чуваш теленә тәрҗемә ителә башлый. Чувашча нәшер ителгән гәзитнең беренче редакторы Сергей Капаров була. Авырлыкларга карамастан, гәзит Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамый. Аның битләрендә сугыш эченнән алынган, тылдагы тормыш турындагы язмалар басыла. Еллар узу белән заманга яраклаша барып, гәзит төрле исемнәр астында чыга. Райондашлар аның алтмышынчы елларда "Яңа юл" ( "Сене сул") булганын хәтерлиләр. "Яңа юл"ны 30 елга якын Ядкәр Айнуллов җитәкли. Ул елларда редакциягә эшкә Авзал Шиһабетдинов, Рәфәгат Низамов, Шамил Сабируллов, Рәшит Галимов, Нурмөхәммәт Хисамов, Альберт Шәрәпов, Нурислам Хафизов кебек талантлы журналистлар килә. Типографиядә Рокыя Сыраева, Сания Шакурова, Сатирә Хәйруллина, Мәрьям Алиәскәрова гәзитнең вакытында укучыларга барып җитүе өчен бөтен тырышлыкларын куялар.

"Сене сул"да редактор урынбасары булып төрле елларда Елизавета Жирнова, Николай Магарин, Николай Егоров, Николай Маняков, Антонина Афанасьева, Ирина Кузьмина эшләделәр.

90нчы еллар ахырында гәзит "Туган як" исеме белән чыга башлый. Редакциягә компьютерлар кайтарыла. Бу чорда, 2001 елның башынача, гәзитнең баш редакторы Рәшит Фәтхуллов була.

2001 елдан 2023 елның ахырана кадәр гәзитнең баш редакторы - Резидә Җамалтдинова. 

2024 елдан баш редактор вазифасын башкару Гөлия Фәизовага йөкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев