“Мөстәкыйль балалар” тәҗрибә уртаклашты

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Сәламәтлек саклау мохиты булдыру" дигән темага семинар-аралашу оештырылды. Чара "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Семинар республика-күләм наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проектының белем бирү учреждениеләрендә киңрәк урын ала баруын һәм әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баручы мәктәпләрнең презентацияләрен тәкъдим итүдән гыйбарәт иде.
Республикакүләм наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проекты 2009 елда ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе белән берлектә оештырылды. Белем бирү учреждениеләрендә ул 2010-2011 елларда эшчәнлеген башлап җибәрде.
Районда "Мөстәкыйль балалар" проекты 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Пилигримм" отряды тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ул 5 мәктәптә: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Шланга, Кече Чынлы урта мәктәпләрендә уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә проектта катнашучылар өчен күп төрле кызыктыргыч өстенлекләр каралган. Төрле чараларда активлык күрсәтеп, бүләкләнүдән тыш, укучылар "Костер" профильле республика сменасында катнашу, бонус карточкалары аша төрле ташламалар алуга хокуклылар һ.б. һ.б. Әйтик күп кенә укучыларга бүген район үзәгендәге "Китап" кибетеннән 10 процент ташлама белән уку әсбаплары, канцелярия товарлары алу мөмкинлеге тудырылган.
Семинарда "Мөстәкыйль балалар" нинди эшләр башкарганлыкларына тәэсирләнеп, нәтиҗә ясадылар. Слайд-шоу, үзләре әзерләгән флеш-моблар аша чыннан да укучыларның күп көч куйганлыгы күрелде. Аеруча, "Без-сәламәт тормыш өчен" дип исемләнгән акция үткәрүләре игътибарга лаек. Проект ел саен үзенең сафларын киңәйтә. Анда катнашучылар саны гына түгел, ә мәктәпләр саны да арта бара. 2013-2014 уку елларында аңа тагын Иске Шәйморза, Уби һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре дә кушылыр дип көтелә. Гомумән, бүгенге көндә проектта катнашучыларның саны-110 укучы.
Семинарда укучыларбонус карточкаларына ия булдылар, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Альберт Фоминның "Костер" сменасыннан алып кайткан яңалыкларын тыңладылар.
-Яшь буынны начар гадәтләрдән, тискәре күренешләрдән аралап калу бүгенге көннең төп бурычы. Семинарның максаты да моңа нәтиҗә ясау, профилактик чаралар үткәрергә өйрәтү иде,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.3600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.9600
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.7900
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин46000
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8800
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.15100
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.13900
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.13800
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.34800
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне12500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34900
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.17200
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде12900
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.7600
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңладыБыел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.6800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.9600
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.7900
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.7600
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.6800
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.3600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика