Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дарулар аерым исемлеккә эләгә

    Организмга көчле йогынты ясаучы 21 дару препараты наркотиклар исемлегендә урын алачак. Әлеге карар үзкөченә агымдагы елның 8 августыннан керде

    .2013 елның 4 февралендә кабул ителгән 78 номерлы "Россия Федерациясенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы карар нигезендә әлеге исемлеккә медицинада кулланылучы алпразолам, барбитал, диазепам, золпидем, клоназепам, лоразепам, медазепам, мидазолам, нитразепам, оксазепам, фенобарбитал, хлордиазепоксид, циклобарбитал һ.б. дару препаратлары эләгә.

    -Шуңа бәйле рәвештә, әлеге төрдәге препаратлар белән сату итүне юридик затлар тиешле лицензия һәм лицензиядә күрсәтелгән таләпләр үтәлгән очракта гына оештыра алачак,-дип белдерә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Яшел Үзән идарәсе өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: