Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Закон үз көчендә

Россиядә 1 июньнән кодеинлы дару препаратларын рецепттан башка сатмау турындагы закон үз көченә керде. Татарстанда исә әлеге закон үткән елның ноябрь аеннан эшли.

Кодеинлы дару препаратларын бары тик рецепт белән сату турындагы чараны наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль служба тәкъдим итте. Чөнки кодеинлы препаратлар дезоморфин дип аталучы наркотикны әзерләүдә төп куллану чарасы буларак торды. Әйтергә кирәк, служба тарафыннан бу хакта күп тапкырлар тәкъдимнәр әйтелде, ниһаять агымдагы елда закон үз көченә керде. Татарстан исә әлеге өлкәдә чараны тиз арада кабул итүне хуп күрде һәм дөрес эшләде. Чөнки дезоморфинның кеше организмы өчен зыяны турында әйтеп кенә бетерерлек түгел. Ул зыян гына салу түгел, тирене тәңкәсыманга әйләндерергә сәләтле. Юкка гына бу төр наркотик халык телендә "крокодил" дигән атама алмаган.

-Даруханәләрдә кодеинлы препаратларны рецепт белән сатуның нәтиҗәләре күз алдында. Препаратларны сату 74 процентка кимеде, әмма аны кулланучылар тарафыннан аз гына борчылулар белдерелмәде, шикаятьләр кабул ителмәде, дип белдерә наркоконтрольнең Буадагы бүлек оперуполномоченные Светлана Крылова. Шулай итеп, препаратларны кулланучылар булып, әлеге дә баягы шул наркотикларны әзерләүчеләр генә булган дигән фаразлар үзен раслый. Ә инде дезоморфинны кулланучылар саны, гомумән, 66 проценттан 5,5 процентка төшә.

Реклама

Нәтиҗәдә, наркотикны әзерләү урыннары да кимеп, алар эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булдылар. Шулай да Татарстанда тулысынча әлеге "агуны" туктату мөмкин булмады. Инде Россиядә югарыда әйтелгән закон үз көчендә булгач, эшләр тагын да җайланыр дигән өмет бар. Әлеге закон сәламәтлек саклау учреждениеләрендә лицензия таләпләренең берсе булып торачак. Шулай итеп, кодеинлы препаратларны бары тик рецепт белән генә сату катгый контрольда булачак һәм аның өчен административ җаваплылык соралачак. Таләпләрне үтәмәү штрафларга түләүгә һәм лицензиядән "колак кагу" га китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"