Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Сәламәт булу – тормыш таләбе

ХХI гасыр үз таләпләрен куя. "Без үзебезнең яшьтәшләргә дөрестән дә сәламәт булуның тормыш таләбе икәнлеген исбат итәргә тырышабыз. Сәламәт кешегә, төрле яман гадәтләр чит",-диләр 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары.

6 октябрь көнне мәктәптә үткән Өлкәннәр көнендә укучылар үз теләкләре белән әби-бабайлар арасында чыгыш ясаганда сәламәт яшәү рәвешен ничек күзаллауларын күрсәттеләр. "SaMoSтоятельные дети" проекты "Smart" дигән швед проектыннан алып эшләнә. Аның асылында укучы проекттагы теге яки бу чикләүләрне үзе сайлап ала. Мәсәлән: тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, кеше психикасын җимерә торган матдәләр кулланудан, начар сүзләр сөйләүдән баш тарту. Өч ай сынау срогыннан соң аларга әгъзалык карточкасы бирелә. Бүгенге көндә алар район үзәгендәге китап кибетеннән 5 процентлы ташлама белән концелярия товарлары һәм китаплар сатып ала алалар. Әлеге максатлардан чыгып оештырылган концертта иң матур җырлар, иң матур биюләр өлкәннәр өчен иде. 9 "а" сыйныф укучылары Г.Миначетдинова, Г.Исхакова концертта әбиләр һәм оныклар арасындагы тыгыз бәйләнешне күрсәтергә тырышты. Гүзәл Җәлалова (6 сыйныф) "Әбиемнең куллары", Илнур Сәлахов "Иң гүзәл кеше" дигән җырларын бүләк итте. Инсаф Ихсановның әбисе Җәүһәрия апа үзе дә яшьлеге хатирәләрен яңартып җырлап алды. Оксана Михеева әбисенә багышлап чуваш телендә җыр башкарды. 6 сыйныф укучылары яшьләр биюен, Рузилә Җәдиханова "Көнчыгыш биюе"н биеп күрсәтте. 7 сыйныф укучылары Диана Вәлиева, Гүзәл Җәлалова шигырь сөйләп өлкәннәр күңелен күтәрделәр. Әлеге концертның максаты-мөмкин кадәр яшьтәшләрен әлеге проектка тартып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев