Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Нәтиҗәле адым булачак

26 октябрьдә ТР Дәүләт Советында наркотик, психотроп һәм прекурс матдәле дару препаратларын рецепт язуы белән сатуны күзаллаган закон кабул ителде.

Әлеге законның кабул ителүе дәүләтнең чиктән тыш үсеш ала барган дезоморфин наркоманиясенә каршы җавабы булачак.

Дезоморфинлы нар-команиянең болай үсеш алуы хакында күп тапкырлар сөйләнелде инде. Биредә төп сәбәп әлеге наркотикны ясауда кулланылучы кодеинлы препаратларның очсыз һәм сатуда ирекле булуы тора иде. Дезоморфинлы наркотиклар кеше сәламәтлеге өчен бик тә зыянлы. Наркотикларга бәйлелек тудырудан тыш, алар кеше гомерен 1-2 ел эчендә өзүгә сәләтле. Шуңа да җәмәгатьчелек, хокук саклау органнары, яшьләр оешмалары, волонтерлар әлеге кодеинлы препаратларны рецепт белән сатуны тәкъдим итеп, күп санлы мөрәҗәгатьләр ясадылар.

Шулай ук әлеге өлкәдә гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан да зур өлеш кертелде. Газета-журналларның һәр санында диярлек әледән-әле дезоморфин һәм аның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында язылды.

Реклама

Шулай итеп, ТР Дәүләт Советында кабул ителгән "ТР территориясендә гражданнарның сә-ламәтлеген һәм тормышын саклауга юнәл-дерелгән чаралар һәм ТРның аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон киң җәмәгатьчелеккә кодеинлы препаратлар сатып алу мөмкинлеген чикләячәк. Шул ук вакытта әлеге препаратларның медицина күрсәтүе буенча яшәү рәвеше өчен мөһим булган гражданнарның кулланылышына киртә ясамаячак. Белгечләр фикеренчә, әлеге чара кешеләр сәламәтлеген саклау өлкәсендә нәтиҗәле адым булачак.

РФнең кайбер регионнарында кодеинлы препаратларны сату итүдә катгый чаралар кабул ителгән. Калуга өлкәсендә, мәсәлән, әлеге уңайдан вазифаи затларны-50 мең, ә юридик затларны 1 млн. сумга чаклы штрафка тарту каралган. Чараларның мондый төре Татарстанда да кабул ителәчәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев