Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Хәвефле сазлык

Һәр наркоман бу сазлыкка үзе белән кимендә 4 кешене алып керә. Ул чират сиңа җитмәсен өчен нәрсә эшләргә?

Әнә шул мәсьәләне үзәккә куйган икенче Бөтенроссия интернет-дәрес Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан республика һәм шул исәптән районда 2011 елның 11 октябреннән башланып китте. Һәр мәктәптә бүгенге медицина күзлегеннән кеше сәламәтлегенә тәэсирле зыянның психологик, социаль һәм мораль-әхлакый яклары яктыртылды. Россиядә 30 миллионлап кешенең (теге яки бу юнәлештә яки һәр бишенче кешенең) наркоманиягә бәйле булуы әйтелде. Күзгә күренмәгән бу афәт турында тулырак белү өчен (ФСКН Россия (www. fskn.ru) интернет-сайтында укырга мөмкинлеге күрсәтелде.

27 февраль көнне Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә узган әлеге дәрестә полиция майоры, наркоконтрольнең Буа бүлеге өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова һәм район мәгариф бүлеге вәкиле Резидә Мөдәрисова, социаль идарәдән Йолдыз Мусина катнаштылар.

Сыйныфтан тыш үткәрелүче әлеге чара "Мин белергә хаклы!" дип аталды. Чараны озайтыл-ган көн группасы тәрбиячесе Галина Никифорова алып барды. Чарада мультимедийный проект, плакатлар кулланылды, әлеге афәткә эләккән яшүсмерләр турында видеоролик күрсәтелде.

-"Самостоятельные дети" nttp. www. antinarc. ru сайты балаларга тормышның матур якларын да ачып бирә. Без бергә булсак, имин, матур тормышта яшәрбез.

Сезне борчыган мәсь-әләләрне бергәләп хәл итәргә тырышырбыз,- диде Галина Никифорова.

Наркомания колач җәйгән чорда административ һәм җинаять кодексларындагы матдәләр дә "катылана". Наркополиция майоры Светлана Крылова административ һәм җинаять кодекслары белән тирәнтен таныштырды.

Чарада катнашучы 8, 9, 10, 11 сыйныф укучыларына тирәнрәк мәгълүмат алу өчен ТР буенча наркотикларга каршы комиссия сайтын ачып

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркоманиягәюк