Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Уңышка юл

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә наркоманияне профилактикалауның төрле формаларын һәм алымнарын билгеләүгә юнәлдерелгән "Уңышка юл" исеме астында семинар-укулар үткәрелде. Анда район белем бирү учреждениеләре директорлары, урынбасарлар һәм укытучылар катнашты.

Семинар-укуны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юлия Пухова алып барды. Наркоманияне профилактикалауның төп юнәлеше булып наркотик матдәләргә ихтыяҗны киметү тора. Әлбәттә, бу өлкәдә беренчел башкарылачак эшләр ата-аналар һәм педагоглар җилкәсенә төшә.

Бу урында соңгы елларда яшьләрнең үзләренең дә әлеге юнәлештә шактый актив эшчәнлек алып баруларын әйтергә кирәк. Төрле оешмалар, "SMS-балалар" проекты тарафыннан үткәрелгән чаралар моңа дәлил булып тора.

Семинар-укуда республикада наркоконтроль тарафыннан башкарылган эшләр турында тәфсилләп сөйләнде. Бу уңайдан кабул ителгән законнар турында әйтелде. Педагоглар игътибарына слайдлар күрсәтелде, фикерләр алышынды.

Наркоманияне профилактикалауга юнәлдергән чараларны мәктәп программасында куллану мөмкинлекләре турында уртага салып сөйләшенде. Иң беренче чиратта, укучылар белән уртак тел табу, ышаныч булдыру ассызыкланды.

Балаларны тормышка сөенергә, башкалар уңышына куанырга өйрәтү кирәк. Татарстанда төрле яшь төркемнәренә юнәлеш тоткан наркотикларга каршы берничә программа эшли. Аларга лекцияләр һәм әңгәмәләр генә түгел, бәлки төрле эш формалары да керә: конференцияләр, социологик сораштырулар, массакүләм акцияләр, спектакльләр, спорт чаралары һәм башкалар.

"Бер-береңне аңлап эшләгәндә барысына да ирешергә була, уңышка юл да шунда",-диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юлия Пухова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга