Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Ярамаган–ярамый!

Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә хезмәткәрләре тарафыннан нинди генә эш башкарылмасын, әле монда, әле тегендә алар өчен тагын да яңалары пәйдә булып кына тора.

Әйтик, дезоморфин, кодеинлы препаратлар, тәмәке кушылмалары белән тикшерүләр тынган гына иде, яңа төр-халык телендә "Ибица һавасы", ягъни "Күңелне күтәрүче газлар" барлыкка килде. Әмма әлеге газлардан бер дә күңел күтәрелми шул.

"Күңелне күтәрүче газ" тыелган наркотик матдәләр рәтенә кермәгәнлектән, иркен сатуда йөри. Сатучылар исә аның кеше организмына ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлатып торуны кирәк дип тапмыйлар. Күңелне күтәрүче газ-ул азот кушылмасы. Аны медицинада наркоз буларак та файдаланалар. Газны куллану наркотик сыман тәэсир итә һәм кеше тын кысылып үләргә дә мөмкин. Күпчелек очракта, кызганычка каршы, шулай тәмамлана да.

Наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан әлеге газларны сату мөмкинлеге булган сәүдә нокталары тикшерелде. Күбрәге мондый очраклар респуликабызның эре шәһәрләрендә күзәтелә. Әмма аларның башка җирләргә килми калыр диюгә гарантия биреп булмый. Тоткарланучы сатучылар әлеге гамәлләре өчен бернинди дә җәза булмас дип ышанганнар. Чөнки алда әйкәнчә, ул әлегә тыелган матдәләр рәтендә йөрми. Шулай да алар бик нык ялгышканнар. Хәзергесе вакытта бу төр газларны сату буенча РФ Җинаятьләр кодексы 238 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды (маддә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче товарларны саклауны, сату, алуны күздә тота). Әлеге җинаять буенча 5 елга иректән мәхрүм итү һәм зур күләмдә штрафлар каралган.

Реклама

Әлеге уңайдан бүген наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан аңлату чаралары үткәрелә, районнарга рейдлар ясала. Шулай ук, шикле матдәләрнең арта баруын ассызыклап, әлеге күренешкә чик кую өчен тәртип регламенты булдыруны сорап гаризалар әзерләнә.

Россиянең баш наркологы Евгений Брюн наркоконтрольнең әлеге фикерен хуплый. Шулай ук, Россия наркотиклар әйләнешен тәртиптә тоту федераль хезмәте җитәкчесе Виктор Иванов бу көннәрдә "Күңелне күтәрүче газ"ны тыюны сорап мөрәҗәгать итүләрен белдерде. Болар белән беррәттән, Татарстанда әлеге газны сату нокталарын ачыклау буенча эш дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу очракта җәмәгатьчелекнең дә әлеге күренешләргә битараф булмавы сорала. Алда әйткәнебезчә, кеше организмын җимерүче наркотик матдәләрнең берсе урынына икенчесе табылып кына тора. Шуңа да беренчел максат-адәм баласы аңында аның зыяны турында фикер йөртүне булдыру тора.

Исегезгә төшерәбез, наркотик матдәләр һәм психотроп әйберләр сатылу очракларына юлыксагыз, кичекмәстән наркоконтроль идарәсенең Яшел Үзәндәге бүлегенә 8-843-74-3-17-99 телефон номерына шалтыраты-гыз, яисә районыгыздагы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларгаюк!