Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Нәтиҗәле хезмәт таләп ителә

Хокук саклау органнарыннан иң яше булып саналган Россия Федераль наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту службасы 11 мартта оешуының 10 еллыгын һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

Наркоконтроль службасын оештыру хакындагы Указ Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан 2003 елда имзалана. Беренче елларда ул РФ наркотиклар әйләнешен контрольда тоту комитеты дип йөртелә. 2004 елда исә бүгенге исемен ала.

Службаның беренчел максаты булып, наркотикларга кагылышлы барлык чималны ачыклау һәм юк итүдән башлап, наркотиклар кулланучыларны медик-социаль реабилитацияләү үткәрү тора.

Республикада әлеге юнәлештәге эшчәнлек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла. Моңа барлык дәүләт структура җитәкчеләренең хезмәттәшлеге дә күрсәтелә.

Наркоконтроль органнары хезмәткәрләре, беренче чиратта, наркоҗинаятьчелекне ачыклау, наркотикларның таралу челтәрен тоткарлау юнәлешендә эш алып баралар. Шулай ук, җәмгыяви оешмалар белән берлектә профилактика максатында да күп көч куела.

Көндәлек тыгыз эш режимы бәрабәренә Татарстанда әлеге служба тарафыннан соңгы 10 ел эчендә 13000нән артык җинаять ачыкланган, шул исәптән 130 җинаять төркеменең "эшенә" нокта куелган, 7 җинаятьчел җәмгыять юкка чыгарылган. Бүгенге көндә 6000 җинаятьче кылган гамәлләре өчен тиешле җәзаларын ала.

Бүген наркополицейскийлар оператив-тикшерү эшләре өчен кирәк булган барлык махсус техника, экспертлар исә уникаль җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бер сүз белән әйткәндә, республика наркоконтроль идарәсе ныклы әзерлек үткән кадрлар белән эш итә.

Билгеле, наркоманлылык комплекслы социаль проблема булып кала. Шуңа да бу юнәлештә җәмгыяви оешмаларның барысының да катнашуы таләп ителә. Бергә булганда гына, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"