Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Наркотикларга каршы дәвамлы проект

18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр "Учак" республика балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә "SаMоSтоятельные-дети" наркотикларга каршы проектында катнашучыларның республика профиль сменасы булды.

Проектны әзерләүчеләр булып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәт идарәсе тора. Чарада катнашучылар алты отрядка бүленделәр. Һәр отряд үзенең исемен, девизын әзерләде һәм кичке чарада һәр отрядның визиткасы булды. "Сменадан без нәрсә көтәбез" дигән мәгълүмати бит чыгардылар. Һәр отряд мастер-классны презентацияләде һәм уңышларын "Безнең уңышлар" дигән мәгълүмати биттә чагылдырдылар. "Без монда булмадык" операциясе аеруча җанлы үтте. Сменада безнең районнан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Гүзәл Ильясова "Самостоятельность и дети", "Үз-үзеңне тоту", "Сәламәтлек бәһасе", "Аралашу әлифбасы", "А дан Я га кадәр эш", "Сәламәтлек театры" дигән мастер-класста катнашты. Анда идарә начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Т.М.Юсупов Россия Федерациясе Федераль хезмәте идарәсе Дипломын тапшырды. Шулай ук әлеге чараларда актив катнашкан Гөлназ Нәфиева, Камилә Рәкыйпова Мәгариф һәм фән Министрлыгының сертификатына һәм дипломына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев