Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Наркопритоннар афәте

Татарстан Республикасында наркоманиягә каршы җәелдерелгән эш барышында, соңгы елларда шактый гына нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, наркомания белән авырып исәпкә алынучылар 1-2 процентка кимегән, авыручылар 2 тапкыр азайган, наркотиклардан агуланып үлүчеләр 3 мәртәбә кимегән. Шулай да әлегә наркомания проблемалары шуның белән бетте дип булмый.

Бүген наркополицейскийлар торак яисә башка биналарны наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләү урыны буларак кулланудан котылу чарасын эзли. Әлеге хакта чираттагы республика антинаркотик комиссияләрнең берсендә дә шактый гына сүз алып барылды. Сүз башлыча, наркопритоннарның санын киметүгә, аларны бөтенләй юк итүгә юнәлдерелгән.

Әмма биредә нечкәлек-ләрсез түгел. Чөнки наркопритоннарны тоту авыр җинаятьләр төре дип саналмый. Аннан наркопритоннарны ачыклау бердән җиңел түгел, ачыкланган очракта да андагы "тәртипсезлек" өчен хуҗалар бары тик шартлы рәвештә генә хөкем ителүгә тартылачаклар. Ә моны белгәннәргә наркопритоннар тоту кулай гына санала.

Реклама

Шулай итеп, әледән-әле наркопритоннарга җыелып, наркотикларны һәм психотроп матдәләрне куллану дәвам итә. Шул рәвешле тирә-як өчен яши алмастай тормыш шартлары булдырыла.

Биредә наркополицейскийлар бары тик бер юлны-дәүләт торак инспекциясе вәкилләре белән генә эш итүне нәтиҗәле дип саныйлар. Бердәм эш иткәндә тәртипсез тормыш рәвеше өчен торактан колак кагу куркынычы белән янарга мөмкин диләр алар. Я булмаса, Торак, Гражданлык кодексларында каралганча, "Торакны тиешенчә тотмау турында"гы маддәләргә нигезләнеп, торак хуҗаларын судка бирергә һәм шул рәвешле өйдән чыгарырга мөмкин. Һәрхәлдә, әлеге чара наркопритоннарны ябуга китерәчәк. Һәм моны билгеле җирле үзидарә органнары эш барышында кулланырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"

2
X