Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Наркомания афәте–глобаль проблема

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты.

Идарәнең 2012 елгы эш нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев таныштырды. Аның чыгышыннан мәгълүм булганча, соңгы ике елда Татарстанда законсыз әйләнештән 1,7 тоннадан артык наркотик матдә алынган. Аның 237 килограммын героин тәшкил иткән. Бу исә, үз чиратында, Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә наркотик бәясенең 3 тапкырга артуына китергән,-диде идарә башлыгы. -Наркотикларга бәяләр арту күп кенә наркоманнарны героиннан баш тартып, яңа төр психоактив матдәләргә күчәргә этәргән. Нәтиҗәдә, 2011 елда наркоманнарның күбесе авыр тәэсирле матдәләр урынына очсыз дезоморфин куллана башлый. Аларга җавап итеп Татарстан кодеинлы матдәләрне бары тик рецепт буенча гына сатуны күздә тоткан закон кабул итә. Бу, үз чиратында, уңай нәтиҗәләргә китерә-2009-2012 елларда наркомания белән авыручылар саны 2 тапкырга кимегән. Ә наркотик матдәләрне артык күп кулланудан үлүчеләр саны исә, гомумән, 3 тапкырга азайган. Шуңа да карамастан, наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре яңадан-яңа проблемалар белән очрашып кына торалар. Соңгы елларда наркоманнар арасында хокук саклау органнарына бөтенләй таныш булмаган, яңа төр наркотик матдәләр тарала башлаган икән. 2012 елда гына да полиция хезмәткәрләре Россиягә Европа һәм Кытайдан кертелгән өр-яңа наркотик матдәләрнең 20 (!) төрен табалар.

Утырышта яшьләр арасында наркоманияне кисәтү турында да актив фикер алыштылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары һәм төрле уку йортларында белем алучы студентларны наркотик матдәләр куллану-кулланмауга тикшерү эшен югары дәрәҗәдә оештыру кирәклеген әйтте. -Уку йорты җитәкчелеге бу эшкә зур игътибар бирергә тиеш. Бүген берәү дә "минем уку йортымда андый студентлар юк,-дип әйтә алмый.

Сез үзегез үк хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә торырга, студентларыгыз артыннан күзәтеп, аларның барысының да тикшерү узуын тәэмин итәргә тиеш. Ата-ана баласын наркоманга әйләндерү өчен түгел, ә укысын, дип җибәрә",- диде республика башлыгы. "Әгәр инде ректорлар әлеге эшне тиешенчә башкармый икән, эш урыннарын бушатсыннар",-дип дәвам итте сүзен Президент. Ә районнарда исә яшьләр арасындагы наркоманлык белән хокук саклау органнарына гына түгел, муниципаль берәмлек башлыкларына да, иҗтимагый оешмаларга да көрәшергә кирәк. Шунысы игътибарга лаек, республикада 2011-2012 елларда наркотикларга каршы программаны тормышка ашыру өчен барлыгы 382 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай да, Президент фикеренчә, наркомания дигән афәтне бөтенләй җиңү мөмкин түгел. Әмма аңа каршы көрәшне даими дәвам итәргә һәм нейтральләштерергә кирәк.

-Эшебезнең уңышы безнең бергәләшеп, бер юнәлештә эшләвебездән гыйбарәт,-диде утырышны тәмамлап Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"