Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Наркоманияне кисәтү буенча эшне һәрдаим актив тотарга кирәк

Наркомания киләчәгебезнең нинди булуы турында уйландыра торган тема. Шуны истә тотып республикада 16 сентябрьдән "Наркотикларсыз яшәү" дип аталган айлык игълан ителде.

Аның кысаларында муниципаль район башкарма комитетында чираттагы утырыш үтте. Аны наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җитәкләде. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча районда, гомумән алганда белем бирү учреждениеләрендә һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумында наркотикларга каршы алып барылган көрәш чаралары, профилактика эшләре турында җитди сөйләшү булды. Утырышта әйтелгәннәрдән мәгълүм булганча, профилактика эшләрен план-программа нигезендә, директорларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары җитәкчелегендә социаль педагоглар, педагог психологлар, хезмәткә өйрәтү остазлары, группа җитәкчеләре, өстәмә белем бирү укытучылары алып баралар. Укыту программаларына да факультатив һәм өстәмә темалар кертелгән. Даими рәвештә профилактик күзәтүләр оештырыла, тестлар, тренинглар үткәрелә. -Гомумән алганда, безнең районда тотрыклылык күзәтелә. Призыв комиссиясе вакытында да моңа нык игътибар бирәбез, әлегә тьфу-тьфу, бөтенесе дә тәртиптә. Хәзер бу вазифада табиб-наркологыбыз да бар,-ди үзәк хастаханә җитәкчесе урынбасары Илгизәр Хөснетдинов. Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Фәрит Камусин да полиция хезмәткәрләре тарафыннан урыннарда, бигрәк тә яшьләрнең кичке якта бергәләп мәдәни чаралар үткәрү вакыты контрольдә тотыла,- диде. Айрат Җәлалов мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Валерий Самойловка да үзенең таләпләрен җиткерде. "Балигъ булмаганнарга һәм яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү эшеннән мәдәният хезмәткәрләре дә читләшергә тиеш түгел",- диде ул. Бүген шунысы куанычлы, районыбыз Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы белән ызандаш торса да, яшьләребез арасында наркотик кулланучылар теркәлмәгән. Әмма, моңа һич тә тынычланырга ярамый, яшьләр, укучылар арасында наркоманияне кисәтү буенча эшне һәрдаим актив тотарга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркоманиягәюк