Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Чүпрәленең “Мөстәкыйль балалар”ы “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында очрашты

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында "Мөстәкыйль балалар" республика проектында катнашучылар очрашты.

"Мөстәкыйль балалар" проекты 2009 елда Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе белән берлектә оештырылды. Белем бирү учреждениеләрендә ул 2010-2011 елларда эшчәнлеген башлап җибәрде.

Районда "Мөстәкыйль балалар" проектының эшчәнлеге беренчеләрдән булып, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Пилигримм" отряды тарафыннан тормышка ашырыла. 2010 елда әле яңа оешкан вакытта аның составында бары 25 укучы була. Бүген исә район буенча 161 укучы җәмәгатьчелек эшендә актив катнаша. Проект җиде мәктәптә: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Шланга, Кече Чынлы, Иске Шәйморза һәм быел гына аның сафларына кергән Марс урта урта мәктәпләрендә уңышлы гына эшләп килә. Проектта катнашучылар өчен күп төрле кызыктыргыч өстенлекләр каралган. Төрле чараларда активлык күрсәтеп, бүләкләнүдән тыш, укучылар "Костер" профильле республика сменасында катнашу, бонус карточкалары аша төрле ташламалар алуга хокуклылар.

Чарада "Мөстәкыйль балалар" ел дәвамында нинди эшләр башкарганлыкларына нәтиҗә ясадылар. Слайд-шоу, үзләре әзерләгән флеш-моблар аша чыннан да укучыларның күп көч куйганлыгы күрелде. Балигь булмаганнар эше буенча район башкарма комитеты каршындагы комиссия сәркатибе Алевтина Хәлилова проект сафына яңа аяк баскан укучыларга бонус карточкалары тапшырды. 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Гөлфия Фомина "Социаль проект" темасы буенча мастер-класс күрсәтте, укучыларны социаль плакатлар ясарга өйрәтте.

Реклама

Яшь буынны начар гадәтләрдән, тискәре күренешләрдән аралап калу- бүгенге көннең төп бурычы. Командалар тарафыннан 20 минут эчендә әзерләнгән социаль плакатларның эчтәлекләре дә шуларны чагылдырды. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару аларның һәркайсында үз урынын тапкан иде.

Район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова проектта катнашучыларга нәтиҗәле чара, ел дәвамында башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм хезмәтләрен бәяләп, команда җитәкчеләренә Рәхмәт Хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы “Мөстәкыйль балалар