Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Мәк чәчәге матур, әмма...

Ел саен республикада киң масштаблы "Мәк" оператив-профилактик операциясе старт ала. Республика наркополицейскийлары исә яз җитү белән "наркотик сезон"ны контрольга алуга керешәләр.

Операция җәйге-көзге чорны үз эченә алып, ике этапта үтәчәк. Чараның беренче этабында барлык хокук саклау органнары һәм наркополицейскийлар, шулай ук бу өлкәдә контрольлек итүче ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдында кыргый үсеп утыручы һәм законсыз утыртылган наркотик матдәле үсемлек чәчүлекләрен ачыклау бурычы тора. Операциянең икенче этабында республикага читтән кертелгән үсемлек төрендәге наркотикларның каналларын ябу карала. Бүгенге көндә әлеге операциягә кагылышлы барлык әзерлек эшләре алып барыла, ягъни югарыда әйтелгән ведомстволар белән очрашулар үткәрелә, җир эшкәртүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән профилактик аңлату чаралары оештырыла.

Билгеле булганча, законсыз рәвештә җир эшкәртеп, наркотик матдәле үсемлекләрне утырту РФ Законы тарафыннан зур күләмле штрафлар бирү һәм 3-8 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган. Ә законнарны белмәү исә, җаваплылыктан коткармый.

Мәкнең чәчәк ату һәм орлыклары өлгерү чорында наркоконтроль хезмәткәрләре республика территориясендә-авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шәхси хуҗалыкларга рейдлар ясаячак. Бу вакыт, гадәттә, наркоманнарның да активлашкан чоры дип санала.

Реклама

Наркотик матдәле үсемлекләр белән көрәш алып баруда зур роль җирле хакимият җитәкчеләре өлешенә төшә. Законнарны үтәмәү гражданнарны минималь хезмәт хакының-15-20, вазифаи затларны-30-40, юридик затларны 300-400 күләмендә штрафка тарта.

Наркополицейскийлар гражданнарга мөрәҗәгать итеп, наркотик матдәле үсемлекләр хакында хәбәрдар булган очракта, наркоконтрольнең Буадагы бүлегенә 3-17-99 телефон номеры белән шалтыратуыгызны сорый. Хәбәрләрне шулай ук htpp://ufskn.tatar.ru. сайтында да калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"