Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Лагерьда өч көн...

2007 елдан бирле республикада «SMS-балалар" проекты уңышлы гына тормышка ашырыла башлады. Аны оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Россия федераль хезмәте идарәсе тора.

Проект балалар, яшүсмерләр арсында тискәре күренешләргә, гадәтләргә карата тәрбия кылуны, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүне, үз тормышы өчен җаваплылык тудыруны максат итә.

Районда әлеге проектта 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәп укучылары актив катнаша. Проектта катнашучылар өчен төрле чаралар үткәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күптән түгел генә шундый чараларның берсе Казан шәһәрендәге "Костер" сәламәтләндерү лагерында үтте. Районннан әлеге чарада Алсу Закирова һәм Азат Баһаутдинов катнашты.

Лагерьда үткән өч көн дәвамында укучылар үзләрен наркополицейскийлар ролендә үткәрделәр, мастер-классларда катнаштылар, конфликтларсыз гына әңгәмәләр үткәрү, үзләренең проектларын тормышка ашыру алымнарын өйрәнделәр, лекцияләр тыңладылар.

Өч көн дәвамында укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барып, яңа дуслар таптылар, ә мөһиме кеше гомере-бар нәрсәдән дә кадерлерәк дигән төшенчәне аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"