Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Балаларыбыз нәрсә кия?

Бүген зәвыклы һәм модалы итеп киенү һәркемнең көндәлек мәшәкате булып тора. Чөнки сәүдә нокталарында берсеннән-берсе матур киемнәр, хәтта кырларда үсеп утыручы чәчәкләрдән дә күбәеп китте. Әйе, элегрәк еллар белән чагыштырганда бу чыннан да шулай. Бүген шәхси эшмәкәр дә, тегүчеләр, модельерлар да үз товарын тәкъдим итә. Килешәме-килешмиме, аны уйлап торсаң, чүпрәкләр...

Әлбәттә, һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып киенә. Аеруча балалар киемнәрен бүген модалаштыру шактый популярлык казанды. Моңа сәбәпче булып, зәңгәр экраннардан күрсәтелүче төрле мультфильм, кино геройлары тора. Шуңа да бала әлеге геройларга мөккиббән булу сәбәпле, ата-ананың шундый рәсемле кием алмый хәле юк. Анысы бер хәл, ә менә бүген сату нокталарында наркотик матдәләрне дә рекламалап төшерелгән футболка, кофталар сатылуы шаккатыргыч хәл. Наркотикларның җәмгыятебезгә төрле яклап, төрле юллар аша үтеп керүенә гаҗәпләнергә калмады, инде менә әлеге ысул да пәйда булды.

Әйтик, 228 маддәле УК РФ символы төшерелгән футболка үзе генә дә ни тора?! Моның ни аңлатканын күп кенә әти-әниләр белмәскә дә мөмкин. Ә менә яшүсмерләр әлеге символның наркотиклар саклау белән бәйлелеген беләләр. Футболкалар янәшәсендә сату нокталарында бүген наркосимволлы күп кенә аксессуарлар-брелокларны, алкаларны һ.б. күрергә була.

Яшьләр җәен дә кышын да «Cocaine in my brain!» яки «Ләззәтләнү ал!» дигән язмалы киемнәрдән йөриләр. Гомумән алганда, мондый төрдәге күренешләр көнкүрешебезгә көн саен үтеп керә бара.

Күптән түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан "Реклама" исеме астында махсус чара үткәрелде. Әлеге чара кысаларында базарларда киндер рәсеме һәм янәшәсендә инглиз телендә "Хәзер үк куллан!", "Боба очуы" язмалары төшерелгән футболкаларның булу ачыклана.

Зәңгәр экраннар аша да еш кына наркоманнар тормышы турында сериалларны карарга була. Әйе, яшүсмерләр аларны карыйлар, шуңа иярәләр. Белгәнебезчә, бүгенге яшьләр өчен сериаллар тормышы яшәеш канунына әйләнә, идеаллаша. Ә менә нәтиҗәләр турында күп очракта уйланылмый диярлек.

Сүз дә юк, бүген модалы ниндидер язмалы рәсемнәр төшерелгән киемнәр киеп йөрүче һәр яшүсмерне наркоман булыр димибез. Тик аңа ияреп ихтыяр көче нык булмаганнар үз язмышларын бозарга мөмкин. Чөнки наркотик матдәләрне рекламалап төшерелгән кием кигән һәркем үзен шул рәвешле шушы өлкәгә, шул культурага бәйләвен сизми дә калырга мөмкин. Шуңа да матур язмалы киемнәр сайлаганда уйланырга җирлек җитәрлек. Ата-аналар да иң беренче шуңа игътибар итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсемле футболкалар