Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Балалар тормыш өчен

Җәйге каникуллар вакытында наркополицейскийлар балалар лагерьларында еш булалар. Чираттагы рейд "Акчарлак" лагеренда булды.

Балалар янына бару наркотикларга каршы профилактика үткәрү нисбәтеннән башкарыла. Күптән түгел "Акчарлак" балалар лагерында "Мин тормышны сайлыйм!" исеме астында акция үтте.

Акция барышында балаларга күләмле лекцияләр укылмады, өйрәтүләр үткәрелмәде. Бары тик наркополицейскийлар ролендә балаларга үзләрен тоеп карау мөмкинлеге бирелде.

Әлеге уен формасында үткән акция бер яктан балалар өчен көтмәгәнрәк булса, шул ук вакытта алар аңа бик теләп керештеләр.

Чара барышында балалар наркополицейскийлар көндәлек хезмәттә ни белән шөгыльләнәләр-шуны башкардылар. Бер сүз белән әйткәндә, балалар бер үк вакытта медицина хезмәткәрләре дә булдылар, ярдәм дә күрсәттеләр, наркотиклар сату урыннарын эзләделәр һ.б, һ.б.

Уен-акция наркомания өстеннән суд үткәрү белән тәмамланды. Балалар наркоманлыкка илтүче исерткеч эчемлекләрне, тәмәке тартуны да гаепләделәр.

Әйтергә кирәк, соңыннан әлеге чара уңаеннан күп кенә фикерләр белдерү булды. Мондый төр уеннар чынлыкта үзеңне сынап карау өчен ихтыяр көче булдыруга, ышаныч арттыруга булыша дип белдерделәр балалар. Сәламәт яшәү рәвешен сайлауны белдерүләрен раслап, балалар үзләренең кул имзаларын калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"