Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Афәткә күз йоммагыз!

Наркомания җәмгыять алдында торган проблемалар арасында иң алдынгы урыннарның берсен били. Аның халык сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч тудыруы көн кебек ачык.

Шуны истә тотып, хөкүмәтнең барлык органнары һәм иҗтимагый институтлар халык белән берләшеп наркотикларның законсыз әйләнешенә киртә куюны максат итеп, Россиядә Бөтенроссия наркотикларга каршы "Хәбәр ит, кайда үлем белән сату итәләр!" акциясен үткәрәләр. Наркотикларны медицинадан тыш куллану һәм законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматлар алу, акциядә катнашучыларга махсус наркологик, профилактик һәм социаль- психологик ярдәм күрсәтү өчен тәүлек буе туктаусыз эшли торган аноним "Ышаныч телефоны" булдырылды. Аның номерлары: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы-291-20-02 һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча дежур часте бүлеге-02, 2-20-45.

Реклама

Кешелек дөньясы наркотиклар белән 100 елдан артык көрәшә. Россиядә опиум тартуга каршы көрәш буенча беренче закон 1915 елда ук барлыкка килгән. Өченче меңъеллык башында Россиядә наркотиклар проблемасы аеруча кискенләште. Чөнки ул афәт социаль-психологик, икътисадый, сәяси, хокук тәртибе, милли сәламәтлек, кыскасы, дәүләт һәм җәмгыять яшәешенең барлык сферасына да кагыла. Хәзерге вакытта, Россиянең наркологик учреждениеләрендә 550 меңгә якын кеше исәптә тора. Моннан тыш, наркотик матдәләр кулланучы балаларның яше яшәрә бара. Соңгы 10 елдагы мәгълүматларга караганда, наркотик тәмен татып караучы балаларның яше 17 дән 12,5кә кадәр төште. Наркотикка каршы оештырылган "Хәбәр ит, кайда үлем белән сату итәләр!" Бөтенроссия акциясе социаль- мөһим характерга ия. Чөнки ул киң җәмәгатьчелекне наркомания һәм аның белән көрәш проблемасын хәл итүгә, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтүгә һәм әлеге афәтне "йоктырган" кешеләргә хокукый, психологик һәм консультатив ярдәм күрсәтү өчен бөтен җәмәгатьчелекне тартуны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларгаюк!