Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Укучылар шагыйрь, тарихчы һәм актив җәмәгать эшлеклесе Иршат Закиров белән очрашты

Укучыларны И.З.Закиров төзегән энциклопедия дә бик нык кызыксындырды, аны төзүнең тәртипләре турында сорадылар.

Кеше үзенең  әти-әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә булса,  туган теленә карата да шундый ук карашта булырга тиеш.

Иршат Закиров

 

Озак еллар районыбыз хакимиятендә җитәкче вазифаларда намуслы хезмәт иткән, 16 ел  Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге җирле бүлекчәсе җитәкчесе булган  зыялы якташыбыз, берничә китап авторы, Чүпрәле районы энциклопедиясен төзүче автор, шагыйрь һәм композитор, туган як тарихын өйрәнүче һәм актив җәмәгать эшлеклесе, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале иясе, Зәки Нури премиясе лауреаты Иршат Заһир улы Закиров белән  1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә очрашу үткәрдек.

 

Очрашу кичәсен мәктәп директоры Лилия Әмирҗановна Насыйбуллина ачып җибәреп: “Иршат Заирович –  безнең горурлыгыбыз, мәктәбебезнең даими кунагы, аның ике улы да мәктәбебездә  белем алып, алтын медальгә ия булдылар, тормыш иптәше Фирдәүсә Юсуповна 28 ел буе озайтылган көн группасында тырышып эшләп, балалар, ата-аналар, коллектив хөрмәтен яулады. Кадерле укучылар, Иршат Заировичның һәр сүзен ихлас белән тыңлап, тагын да күп мәгълүмат алырга  тырышыгыз,” –  диде.  

Иршат Заирович – укучыларны әле яңа гына табадан төшкән “Зариф” (Закиров И. Документаль-публицистик басма /Ульяновск, 2021. – 304 б.) исемле китабы белән таныштырды. Әлеге җыентыкны И.З.Закиров үзенең туганының  – Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның – 100 еллыгына, аның әтисе Мөхәммәтзакир Мөхәммәталим улы Алимовның 140 еллыгына багышлаган. Биредә Зариф Алимовның тормыш юлы һәм сугыштагы батырлыклары тасвирлана; аның нәселе, туган авылы Яна Кәкерле тарихы турында мәгълүматлар бирелә.

 

Укучыларны И.З.Закиров төзегән энциклопедия дә бик нык кызыксындырды, аны төзүнең тәртипләре турында сорадылар. Иршат Заирович балаларга, китапларын ачып күрсәтә-күрсәтә, тәфсилләп аңлатты.  “Хөрмәтле Иршат Заирович, Сез Чүпрәле районы энциклопедиясен төзедегез. Биредә минем дәү әнием Айсина Зәйнәп турында да мәгълүмат бар. Бу бик катлаулы хезмәт. Бу эшкә курыкмыйча алынуыгыз, башкарып чыгуыгыз Сезнең кыюлыкны, киң карашлы, тирән акыллы булуыгызны раслап тора,” – дип соклануын белдерде Данияр Таҗетдинов.

Укучылар күренекле якташыбызның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, талантлы авторга үзләрен кызыксындырган  бик күп сораулар яудырдылар. Балаларга карата үтә дә игътибарлы якташыбыз, һәр сорауга җитди карап,  бик теләп һәм төгәл итеп  җавап бирде.

“Сезнең татар теленә мөнәсәбәтегез нинди?” – дигән сорауга  Иршат Заирович: “Татар теле  – минем туган телем. Туган телемә карата мин иң җылы хисләремне йөртәм. Кеше әти-әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә булса, үзенең туган теленә карата да шундый ук карашта булырга тиеш,” – дип җавап бирде.

Укучыларны күренекле шәхесебезнең мәктәптә гел бишлегә генә укуы, тырыш, белемгә омтылучан булуы; нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсә дә, кешелекле, киң күңелле, бала җанлы, нечкә хисле булып калуы аеруча сокландырды.

Күренекле якташыбыз барлык укучыларга да үзенең” Җырлар өчен әле соң түгел” (Казан, 2007. – 60 б.) исемле җырлары җыентыгын бүләк итеп, балаларны сөендерде.

Укучылар очрашудан бик канәгать калдылар.

 

Әлеге очрашудан соң без укучыларым белән кызыклы гына нәтиҗәләр ясадык.

 

Иршат Заирович Закиров  – сәләтле кеше, киңкырлы талант иясе.  Әмма ул тумыштан бирелгән талантын үстерү өчен, тырышлыгын да эшкә җигә: мәктәптә гел бишлегә генә укыган, даими рәвештә эзләнүдә...

Нинди генә эшкә алынса да,  ул иң элек халык, җәмгыять, районыбыз мәнфәгатен күз уңында тотып эш итә һәм аны, гаять дәрәҗәдә җаваплылык хисе тоеп, җиренә җиткереп үти. 

Аның  белән аралашырга да рәхәт, чөнки ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, кирәк икән, саллы киңәшләрен бирә белә. 

Үзенең җырлары белән туган якка мәхәббәт тәрбияли, дуслык, вакыт   кадерен белергә чакыра.

Аның китаплары, тузан җыеп, киштәләрдә ятмый, алар һәрчак кулланылышта: якташыбызның җыентыкларын укыйбыз; аларны фәнни-эзләнү эшләрендә файдаланабыз; шигырьләрен ятлап, төрле кичәләрдә сөйлибез; җырларын җырлыйбыз.   

Иршат Заирович кебек фидакарь затлар белән якыннанрак танышкач: “Менә шулай кешеләргә кирәкле, җәмгыятькә файдалы булып яши алсаң иде,” –  дигән хис-теләк биләп ала.

 

Миңзифа Таҗетдинова, 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев