Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Олыгайган саен үзенә  тарта туган ягым

Әлфирә Вәлиәхмәт кызы Фәизова  Иске Чүпрәле авылында туып -үскән.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бухгалтер-икътисадчы һөнәрен үзләштереп, элеккеге «Россия» колхозында эшләгән.  1973 елның сентяберендә Чаллы шәһәренә, КамАЗ төзелешенә киткән. Шунда төпләнеп кала һәм гомер итә, тормыш иптәше белән балалар, оныклар үстерә.

Әлфирә бүгенге көндә лаеклы ялда. Шигырьләр язу белән мавыга. Үзенең иҗатын ул райондашларыбыз игътибарына да тәкъдим итүне сорады.

 

Әбиемнең алтын сүзләре

Әбиемнең һәрбер сүзе алтын

булган,

Үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Элегрәк көлгән булсак әгәр,

Менә хәзер инде уйлыйсың.

«Исәнлек ул – зур байлык» дип

Әйтә иде безгә әбием.

Ни сөйлисең – байлык бит ул

алтын - көмеш

Һәм яшәгән минем зур өем.

«Юк шул, балам, күзгә күренми ул,

Исәнлегең әгәр булмаса.

Зур өең дә кечкенә булып кала

Аягыңнан аяк узмаса.

Исән булсаң, бар да була –

Алтын, көмеш, мәрҗән ташлар да.

Алары да күзгә күренмиләр

Тән чирләрең булган чакларда».

Шуңа күрә саклыйк исәнлекне,

Ходай биргән шушы байлыкны.

Иман белән яшәсәк дөньяларда,

Ходай саклар барлык халыкны.

 

Сагынам авылымны

Олыгайган саен мине

Тарта туган ягыма.

Авылым урамнарына,

Алтын бала чагыма.

Әтиемнең өенә,

Әнием кочагына,

Дусларым янына,

Үземнең яшь чагыма.

Калды инде алар хәзер,

Сагынып кына сөйләргә.

Юк шул инде анда хәзер

Минем туган өйләр дә.

Хәзер инде мин шәһәрдә,

Оныклар үстерәмен.

Авылымны искә алып,

Гомерне үткәрәмен.

 

Ходаема

Иртә торып сәхәр ашап,

Басамын намазлыкка.

Рәхмәт әйтәм Ходаема

Исәнлегем барлыкка.

Күңелләрем күтәрелеп,

Эшләү теләгем  арта.

Жырлыйсы килә башлый,

Яшәү теләгем арта.

Хәлләремне сорамагыз,

Бик әйбәт яшим әле.

Сезгә дә шундый тормышны

Ходайдан сорыйм әле.

 

Рәхмәт әти-әниләргә

Уйлыймын да үткән тормышымны –

Бик бәхетле булып үскәнбез,

Сөйгән әби, мәхәббәтле әти - әни,

Тулы гаилә булган икән без.

Зур гаиләбез гөрләп тора иде,

Ишек алды тулы – мал- туар.

Бакчаларда алма, җимешләре,

Безнең өчен иде бит болар.

Әти - әни тырышлыгы белән

Белмәгәнбез авыр тормышны

Бар көчләрен безнең өчен куеп,

Укытырга алар  тырышты.

Һәрберебез үз гаиләсен корып,

Үзебезчә тормыш итәбез.

Әти- әни сукмагыннан

Беркайчан да якка китмәбез.

Рәхмәтләрне хәзер әйтеп булмаса да,

Аларга без дога кылабыз.

Яхшылыклар белән искә алып,

Гаиләбезне ныгытып торабыз.

 

Картаямын

Алмагачлар ап - ак чәчкә ата,

Челтерәп ага чишмә сулары,

Йөрәкләрем аша үтә шул  гомернең

Башка килгән һәрбер уйлары.

Картаямын, әйе, картлык килә,

Ул җәлләми һичберкемне дә.

Шатлык белән бүләк итеп алам

Картаюның һәрбер көнен дә.

Битләремә җыерчыклар

чыкты,

Чәчләрем дә инде агарды.

Картаймыйлар һаман                         күңелләрем

Әллә оныклардан яңарды,

Әллә Коръән битләреннән көч алды.

 

Яратыгыз үзегезне

Уйламагыз ялгызлык бәхетсезлек дип,

Хыял диңгезләрен гизегез.

Исәнлекләр булып торган чакта

Мин иң бәхетле кеше, диегез.

Ялгызлык бит тулы гаиләдә дә була

Бер- береңне әгәр сөймәсәң,

Бәхетсезлек яулап ала сине,

Күңел төшенкелегенә бирелсәң.

 

Җәйләр китә

Инде тагын җәйләр китә,

Алып китә озын көннәрен,

Якты кояш нурын, яшеллеген

Җылы төнен, күңел серләрен.

Табигатьне беркем үзгәртә алмый

Туктата да алмый аның көннәрен.

Безнең гомерләр дә шулай үтә–

Көтеп алып көзләр җиткәнен.

Көзләр алар юмарт булып килә

Бакчаларда җимеш мул була.

Гомерләрнең көзләрендә исә,

Бала, онык белән өй тула.

 

Карантинда яшәгәндә

Син ятасың өеңдә,

Мин дә ятам өемдә.

Күрешергә өмет бетте

Карантинга керүгә.

Бу нинди вирус инде,

Бар кешене куркытты.

Барысын да санламыйча,

Өйләргә куып кертте.

Ачуланыш юк хәзер,

Нигә килмисең диеп.

Вирустан сорыйсы калды

Кайчан күрешербез диеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев