Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Казанда Чүпрәле районы мәдәният көне узды

Чүпрәлеләр казанлыларга үзләренең уникаль мәдәниятен тәкъдим иттеләр.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында Чүпрәле районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итте. Чара Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә узды. 

Чарага килгән кунакларны чүпрәлеләр милли киемнәрдән ипи-тоз, татар, чуваш, рус милли ризыклары, фольклор коллективлары белән каршы алдылар. «Хелхем», «Калинушка», «Сөмбелә», «Сепрел», «Яшьлек», «Мишәрләр», «Таң», «Умырзая», «Яз нуры» иҗат коллективлары катнашында «Чүпрәленең килеп чыгышы» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша, «Дуслык бәйрәме» уены, «Кыз урлау» йоласы тәкъдим ителде. 

Үзәк каршындагы мәйданчыкта бай күргәзмә һәм интерактив программа эшләде. Биредә «Дуван бакчалары», «Исток», «Агротранспорт», «Икмәк заводы», һәм башка җәмгыятьләр үзләре җитештергән продукцияләре белән бәйрәмгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.

Күргәзмәләр һәм мастер — классларда балта остасының борынгы коралларын үз эченә алган «Балта остасы йорты», авыл уңганы Анатолий Ивановның «Кәрҗин үрү», Наталья Куракинаның «Тукучылык», Галина Кудряшованың «Бисерлардан тухья үрү», Тәслимә Җамалтдинованың «Йон эрләү», Галина Захарованың «Керамиканы бизәү» остаханәләре эшләде.

Китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, музей хезмәткәрләре дә күргәзмәдә район энциклопедиясе, район авыллары тарихы, якташ шагыйрьләр, туган якны өйрәнүчеләрнең китапларын, дару үләннәре почмагын, укучыларның иҗатларын тасвирлаган иделәр. Гомумән, бу көнне чүпрәлеләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге яуланган бөек казанышларын күрергә һәм тотып карарга мөмкин иде.

Аерым игътибарны әлбәттә, милли ризыклар алып торды. Ризыклар кунакларга «Имянаречие» дип исемләнгән чуваш халкы йоласы һәм пенсионерлар берлеге җитәкчесе Дилүзә Аббазова тырышлыгы белән тәкъдим ителде.

Чүпрәлеләр 45 төрле самавыр тупланган күргәзмә дә әзерләгән иделәр. Әлеге коллекцияне булдыручылар—Иске Чокалы авылы халкы һәм шхси коллекционер Рөстәм Фәткуллин. Коллекциядә 1900 елларга барып тоташкан самавар экспонатларын да бар иде.

Чарада ел дәвамында чигүле кисәкләрдән җыелган Чүпрәле районы картасын тәкъдир ителде. Карта үз мәдәнияте белән уникаль булган 19 авыл җирлеген берләштерә. 

Бәйрәмнең кульминацион өлеше мәдәният үзәгенең сәхнәсендә узды. Чарага килүчеләрне район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сәламләделәр. 

Районыбызның үзешчән артистлары чыгышлары, җыр-биюләр кунаклар күңелендә якты эз калдырды. Якташыбыз Эльмир Низамов үзенең иҗаты белән концертка аерым төсмер бирде. Чарада Россия Герое, якташыбыз Газинур Хәйруллинның да катнашуын билгеләп үтәсе килә. 

Казандагы Чүпрәле мәдәният көне мәртәбәле жюри тарафыннан 47 позиция белән уңай яктан бәяләнде. Бары тик нәтиҗәләрне генә көтәсе калды. Бәйге нигезендә җиңүче район 3 миллион сум күләмендә акча белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев