Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә «Татар ашлары» пешекчелек осталыгы буенча республика конкурсы узды

Чара Татарстанда игъителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды.

Бүген, 2023 елның 10 мартында, Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында "Татар ашлары" пешекчелек эше буенча һөнәри осталык республика конкурсы узды. Чара Татарстанда игъителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды.

Конкурсның максаты  булып, татар халкының онытылган аш-су рецептларын, кунакчыллыгын популярлаштыру һәм пропагандалау, милли ризыкка кызыксыну уяту тора. Моннан тыш, конкурс сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклауга, һөнәри эшчәнлек өчен кадрлар потенциалын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Чарада  район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, техникум директоры Фәнил Яфизов, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова катнашты.  Кунаклар катнашучыларны җылы сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

–Һичшиксез, тормышта  барлык һөнәрләр дә кирәкле. Аш-су остасы, кондитер булу аерым тырышлык сорый. Әлеге һөнәрнең үз серләре, әзерләү алымнары бар. Конкурста бүген катнашучы студентларга да киләчәктә сайлаган һөнәрләрендә иң осталар булып җитешүләрен телим. Уңышлар сезгә, - дип билгеләп үтте Айрат Җәлалов.

Конкурста хуҗалардан тыш, Азнакай, Апас, Буа һәм Алабуга, шулай ук Сарман районнары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Катнашучылар арасында бер егет тә бар иде. Руслан Вак Азнакай районнынан килгән. “Әлеге конкурска үзем теләп килдем. Үз-үземне сынап карыйсым килде. Мин өйдә дә интернеттан төрле рецептлар табып, төрле ризыклар пешерергә яратам. Шуңа да пешекчелек һөнәрен сайлап, укырга да кердем. Киләчәктә дә әлеге юнәлеш буенча китәргә уйлым”,-ди ул.

Районыбыз данын конкурста Айсылу Баһаутдинова яклады. Ул Кече Чынлы авылы кызы. Кечкенәдән үк пешекче булырга хыялланган. “Техникумда барлык уңайлыклар бар. Укытучыларыбыз да бик әйбәтләр. Миңа монда бик ошый”,-ди Айсылу.

Техникум директоры Фәнил Яфизов сүзләренчә, пешекчелек юнәлешендә 80 студент белем ала. “Техникумда барлыгы 250 студент укый. Без автомеханик, авыл хуҗалыгы мастеры, шофер, пешекче, кондитер һнәрләре буенча белем бирәбез. Документлар мәктәптә чыгарылыш имтиханнары тәмамлануга ук, июнь аеннан августка кадәр кабул ителә. Чикләүләр юк, барлык теләүчеләрне кабул итәбез, ишекләребез һәммә кешегә дә ачык”.

Конкурс җитди узды. Катнашучылар тиешенчә, профессиональ аш-су киемнәрендә үз осталыкларын ике этапта күрсәттеләр.

Башлап төче камырдан шулпа өчен ярымфабрикатлар әзерләделәр. Бу: токмач, салма, куллама.  Икенче этап күпкә катлаулырак иде. Чәй янына тәкъдим ителә торган «Гөлбанак» һәм «Роза» исемле татлы ризыклар әзерләп, аларны матур итеп  бизәү таләп ителде.

Нәкъ менә шушы һәм башка критерийлар: эш урынын оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, тышкы кыяфәт, камыр әзерләү технологиясен үтәү, матур һәм дөрес кисү, ризыкларын бирүдә креативлык, эстетика  буенча катнашучыларны жюри әгъзалары бәяләде.

Ризыкларны әзерләүгә 2 сәгать вакыт бирелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә Диплом белән Апас аграр көллияте  студенты Әдилә Мөхәммәдиарова һәм Азнакай политехник техникумы студенты Руслан Вак бүләкләнде. II дәрәҗә Дипломга Алабуга политехник көллияте студенты Зарина Рафикова һәм Сарман аграр көллияте студенты Наилә Хәсәншина лаек булды.   

I дәрәҗә Дипломга Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студенты Айсылу Баһаутдинова һәм Буа ветеринария техникумы студенты Гелинә  Чумарина  ия булды.

Бүләкләү тантанасында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова барлык конкурсантларга «Татар халык ашлары» китабын тапшырды һәм сайлаган һөнәрләрендә алга таба да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев