Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында гомер кичерүче Равия Валеева иҗаты

1963 елның 19 августында Чувашиянең Батыр районы, Кыр Бикшиге авылында Мануров Рамиль  һәм  Мәдинә гаиләсендә ике малай артыннан бик тә көтелгән кыз бала туа.

Бу гаиләнең олы кешеләре, Хәйдәр бабай белән Фатыйма әби кызга исемне үзләре кушалар, зәңгәр күзле оныкларына Равия исеме бик тә килешеп тора. Картәние татарча яулыгын бәйләп балалар табу йортына килеп тә җитә, аннары  алар улы белән киленнәренә жиде оныкларын   үстерешәләр, чөнки Рамиль абый  колхозда 47 еллап  алдынгы шофер булып, Мәдинә апа шунда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Алар авылда бүген дә иң абруйлы һәм хөрмәтле кешеләр, татулыкта 60 ел бергә яшәп, 6 баланы олы тормышка чыгарып,  югары уку йортларында  укытып чыгарганнар. Хәзер балалары барысы да гаиләле, яраткан әби-бабайга оныклар бүләк итеп, тату гына яшәп торалар.

Сүзебезне Равия Рамиль кызы турында дәвам итәбез. Кыр Бикшиге авылында 10 классны тәмамлап, шәфкать туташы булырга хыялланган кыз Түбән Кама шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга керә, аны  яхшы билгеләргә бетергәч, Чүпрәле район шифаханәсенә эшкә кайта. Баштарак флюрография кабинетында эшли, төнге сменаларны да ят итми, ашыгыч ярдәм бүлегендә, терапия  һәм хирургия, балалар  бүлегендә дә дежур тора. Эшләү дәверендә ул мәдәният чараларында, төрле концерт, спектакльләрдә катнаша.

Равия 1985 елның 19 январендә Чүпрәле районы Татар Убие авылы егете Фоат Мирза улы Валеевка тормышка  чыга. Алар бер малай, бер кыз бала үстерәләр. 1985 елда Фоатын Алешкин-Саплык урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Валеевлар 1987 елда Татар Саплыгы авылына күченәләр. Равия Рамиль кызы “Теремкәй” балалар бакчасында шәфкать туташы һәм тәрбияче булып эшли башлый. Эшләү дәверендә читтән торып Чувашия дәүләт педагогия университетын «кызыл диплом»га  тәмамлый.

Равия ханым балалар бакчасындагы тәрбияче һөнәрен  үз итеп, Алешкин - Саплык, Татар Саплыгы авылындагы  балаларга тиешенчә мәктәпкәчә тәрбия бирүгә күп көч куя. Ул балалар үзләре инде үсеп, әти-әниләр булып, хәзер үз балаларын яраткан тәрбиячеләре Равия апаларына бакчага китерәләр. Алар арасында укытучылар, инженерлар, врачлар, тәрбиячеләр һәм дә бик күп төрле һөнәр ияләре дә бар. Күрешкәндә алар Равия апаларына рәхмәт сүзләрен  җиткереп, бакчага йөрегән елларын гел яхшы яктан гына сагыналар.    

Уңышлары, эшчәнлеге өчен Равия Рамиль кызы Чүпрәле районы башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек була, ә 2019 елда аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкли.  Балалар бакчасында эшләп ул күп  конкурсларда катнашып дипломнар,  грамоталар, бакча өчен кирәкле булган бәяле бүләкләр ала.

Хәзерге вакытта аларның уллары Раиф Казан шәһәрендә төзүче булып эшли. Кызлары Раилә, әтисе һөнәрен сайлап, Казан шәһәренен Федераль университетының математика һәм информатика бүлеген бетерә, магистратурада педагог-психолог һөнәрен үзләштерә. Бер сүз белән әйткәндә - Татар Саплыгы авылында Валеевлар хөрмәтле кешеләр, мактауга лаек гаилә, бөтен тормышларын балалар тәрбияләүгә багышлап, икесенә 75 ел  педагогик  стаж җыйганнар. Күптән түгел алар үзләренең гаилә коруларына  да 35 ел– коралл туйларын  бәйрәм иттеләр.

Равия ханым буш вакытларында рәсемнәр ясый, шигырьләр дә яза. Бүгенге санда аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

     Озату

 

Күз яшьләрен сөртеп калды

Юлга озатканда безне  әнием.

Я, Аллам, бир бәхетләр диеп,

Сорады ахры ул бәлкем.

 

Әнием бәгърем, әни җаным

Кадерләп лә безне үстергән.

Һәр озатуда яшьләр коеп

Ник елыйсың йөрәк түреңнән.

 

Без бит инде олыгайдык,

Кайтабыз бит  еш, көт янә тиздән.

Барыбер күзләреңне сөртеп

каласың син,

Кузгалып киткәч без  туган нигездән.

 

Зинһар өчен  әни елама, дияр идем,

Үзебез дә хәзер әни кешеләр.

Әни булгач кына йөрәк белә ич ул,

Күз яшьләре нигә түгелә?!

 

Әй, әниләр, әнкәй- бәгырьләр,

Рәхмәт әйтәмен мин  чын йөрәктән.

Балаң үсеп китеп баргач,

Озатканда авыр икән йөрәккә.

Туган авылым

Сагындым авылымны, урам,

елга буйларын,

Сыгылып үскән  тирәк-талларны.

Әти-әниемне, яшьлек дусларымны,

Тау башындагы, үскән йортымны.

 

Бала чагым шаулап, гөрләп узды

Зирекле буйларында.

Сагындым туган ягымны,

Һаман да син уйларымда.

 

Авылымның исемнәре,

Җисеменә туры килә бит.

Кырлары иксез-чиксез булганга,

Кыр Бикшиге диләр бит.

 

Чишмә суларын эчкәнгә,

Моң тулгандыр күңелемә.

Сагынам туган җиремне

Яши  бит  ул,  йөрәк түремдә.

                Сагыну

Гомерем үтте сине көтеп, сине сагынып,

Ә син килмәдең көткән иртә таңнардан.

Мин өзелеп көткән сүзләр тагын инде,

Әйтелмәде бит синең тарафтан.

 

Туган көнем кабат узып китте,

Котлаулар да яуды яңгырдай.

Тик йөрәгем сине генә көтте,

Кайда йөрисең син, ялгыз тургайдай.

 

Кайтуыңны көттем яшьлегемдә,

Көттем сине урта гомердә.

Нигә болай көтә-көтә,

Армый икән сабыр йөрәк тә.

 

Тукта җаным болай өзгәләнмә,

Кайтмастыр ул яшьлек, мәхәббәт.

Типмә йөрәк, дулкынланма,

Сабыр итеп көтик без кабат.

                                              

 Газаплама

 

Газаплама мине, сорыйм   синнән,

Гаепләмә бөтен нәрсәдә.

Кичерешләр белән яшәү авыр бит ул,

Түзәрлегем калмас бит, бер иртәдә.

 

Гомер ике килми, җаным -бәгърем,

Шуны теләмисең аңларга.

Түбәнсетмә, кимсетмә син мине,

Яралы йөрәкне тырыш аңларга.

                Язгы моң

Язлар җитте, кошлар кайтты,

Көннәр инде яшәрә,  ямьләнә,

Яз кояшы чыга офыклардан,

Канат куеп минем күңелгә.

 

Яшәү ямен ахры сизенделәр,

Агачлар да , килгән кошлар да.

Җырлап, сайрап сыерчыклар,

Каршы ала безне  иртәдә.

 

Рәхмәт сиңа якты кояш зәңгәр

 күк йөзе,

Рәхмәт әйтәм ак болытка.

Көткән матур яз көннәрен,

Алып килдең безгә кунакка.

 

Кыш көннәре сафтыр, мулдыр

көзләре,

Җәйләр тагын да көтелгән.

Ә нигәдер яз килүгә,

Җыр моңнары ага күңелдән.

Кыш

Салкын кышлар килеп җитте,

Бураннары, салкын ак карлары.

Офыкларны кызыл төскә күмеп,

Кояш көлә, салкын аның нурлары.

 

Җир-Ана да ак юрганын ябынып,

Саклана бит салкын җилләрдән.

Җылы язлар җиткәч, уянырга теләп,

Көтә кояш нурын зәңгәр күкләрдән.

 

  Күз яше

 

Сугыш, үлем, кайгы, елаш,

Әле дә йөри бугай дөньяда.

Әтиләр, әниләр, абыйлар, бабайлар,

Күргәннәрне язып, сөйләп

Бетереп булмас ахры һаман да.

 

Үтеп китте инде  60 еллап вакыт,

Чал ветераннар да калды азаеп.

Ә ялгыз калган карт әни һаман көтә,

Күрмәс күздән канлы яшен сөртеп,

Үлеп калган ирен, газиз улкаен.

                Абыема

Тагын җәйләр узып бара, көзләр килә,

Вакыт үткәнгә, әй,  шатланма.

Көз артыннан кыш та килер,

Чаба гомер, ә син һич тә кабаланма.

 

Олы бәхеттер ул яшәү бу тормышта,

Әти –әни, туганнар булганда.

Яшисе иде бит тагын бергә-бергә,

Бу матур, тыныч, якты дөньяда.

 

Юк шул, ачы язмыш, кайгы-хәсрәт,

Китереп суга көтмәс җирләрдән.

Бертуганым, абый җаным,

Ташлап киттең, салкын гүрләргә.

 

Төшләремә кереп елмаеп куясың,

Кулың болгап сәлам бирәсең,

Озын гомер, безгә бәхет теләп,

Матур итеп яшәргә көч- теләк бирәсең.

 

Әйтәсеңдер кебек сизәм, безгә

ераклардан,

Туган ягым, туган авылым, туган

нигезем.

Әти – әнием, энекәш-сеңелкәйләр,

Үлгәннәрне  һич тә онытмагыз диюең.

 

  Яшьлекне       сагынып

Гомерләр уза ак бәхетләр көтеп,

Инде балалар да үсеп җиттеләр.

Яшьлек булган үзе олы бәхет,

Без сизмәдек ахры, узып киттеләр.

 

Яшьлек үзе – якты гомер  кояшыдыр,

Тик белмибез аның кадерен.

Яшьлек тукталышын узып  киткәч кенә

Сагынабыз яшьлек көннәрен.

 

Алдан белеп, күреп торсаң икән

Гомер елларының агышын.

Төзәтүләр кертеп,  борыр идем,

Калмас иде үкенеч, сагышым.

 

 

Юбилеем

 

Кадерле туганнарым, дусларым,

Сез булганда яшәү рәхәт ул.

Дөнья матурлана, тирә-юнь ямьләнә

Бу шатлык түгелмени, бәхет ул.

 

Иксез-чиксез рәхмәтемне җиткерәмен

Бик хөрмәтләп мине, хуплап килгәнсез.

Бәхет диңгезендә йөзәмен ич бүген,

Якын туган, дус-иш килгәч, сизәмсең.

 

Шатлык- куанычлар сезгә телимен мин,

Аллаһ бәхет, саулык бирсен сезгә дә.

Бик бәхетле кеше ич мин бүген,

Якын күреп, яратып ла килгән туган-тумача.

Тормыш юлыбыз

      (Шаян шигырь)

Урман артында бардыр бер ерак авыл,

Юк, Кырлай түгел, Кыр Бикшиге булыр ул.

Шунда туып, үсеп, атка түгел,   машинага,

Утырып китте бер кыз бала авылын чыгып.

 

Студент ипие ашап, белем алып, кулга диплом тотып,

Килеп житте, юк, җибәрделәр ич   аны.

Ерактагы бер районга, республика чиге диләр,

Башкаласы аның – Иске Чүпрәле.

 

Юләр, шук чак, кул сызганып  эшләр чак,

Гомер юлының ап-ак битендә   тамга салыр чак.

Иртән эшкә, кичен кино, концерты,

Әй, дусларым, башкайларның  кайгы белмәс – матур чак.

Шул вакыттан бирле бик күп еллар үтте, сулар акты,

Санап карасаң күп икән, әй, Ходаем, 37 ел үткән.

Туйлар узган, күлмәк-туннар                 тузган,

Бүгенге көн, кара инде, ашыгып  килеп тә җиткән.

 

Дуслар табып, туганлашканбыз,

Кунакка йөрешеп итек-туфли                тузган.

Чәчләр дә киселеп, буяуга  буялган,

Балаларыбыз үсеп, инде оныклар да туган.

 

Шул еллардан бирле дуслар булып,

Йөрибез инде без бугай.

Сезнең хөрмәткә якын дусларым,

Шигырь юллары агыла күңелдән  шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев