Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Җырлы-моңлы күңел иясе

Иршат Закиров Чүпрәле районы үсешенә үзенең лаеклы өлешен керткән шәхес

Иршат Заһир улы Закиров 1957 елның 14 августында Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туган. Белеме буенча педагог. 1976-86 елларда шушы районның Яңа Ишле сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып, 1986 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, Чүпрәле районы хакимиятендә җитәкче вазифаларда хезмәт итә. 1994-2019 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге җирле бүлекчәсен җитәкләде.

            Бала чактан ук әдәбиятка, сәнгатькә мөкиббән Иршат Закировның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре Чүпрәле район газетасында, республиканың “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналында дөнья күрә. Соңрак ул музыка сәнгате белән дә кызыксынып китә, 2007 елда Казан шәһәрендә  аның “Җырлар өчен әле соң түгел...” исемле ноталы җырлар җыентыгы басылып чыга. Бүген Иршат Закиров җырларын күренекле җырчылар Илсаф, Алсу Әбелханова, Бәширә Насыйрова, Динә Латыйпова, Радик Яруллин, Данир Сабиров һәм башкалар теләп башкаралар.

            Иршат Заһир улы туган якны, төбәк тарихын, үз нәселенең тамырларын барлау буенча да шактый зур эшләр башкарып килә. 2014 елда басылып чыккан “Борынгы Яңа Кәкерле” китабын булдыруда зур өлеш кертте. 2015 елда Чабаксар шәһәрендә аның рус телендәге “Край дрожжановский” китабы нәшер ителде. Иршат Закиров – Чүпрәле районы энциклопедиясенең автор-төзүчесе.

            И.З.Закиров – Татарстан һәвәскәр композиторлар Берлеге әгъзасы (2007), үзешчән композиторларның 2 нче Бөтенроссия фестиваль-конкурсы дипломанты (2015), Чүпрәле районының Зәки Нури премиясе лауреаты (2007).

            Хакимият органнарында нәтиҗәле эшчәнлеге, иҗади уңышлары өчен Иршат Заһир улы Закиров “Казанның 1000 еллыгы”, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре; күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Иршат Заир улы тормыш иптәше Фирдәүсә ханым белән ике ул тәрбияләп үстерде. Алар югары уку йортларында укып, бүгенге көндә төрле җаваплы вазифалар башкаралар, әти-әниләренә охшап, җыр-музыка яраталар, үзләре дә җырлыйлар.

Чүпрәленең киң күңелле, шигъри җанлы улының соңгы еллардагы иҗат җимешләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

 

           

 

 

Картлар түгел, без тик олылар

                                                                                                 (җыр)

 

 

Еллар үтә, бик тиз үтә,

Агым сулардай.

Аккан судан калышмаска

Көч бирсен Ходай!

Еллар үтә, бик тиз үтә,

Әйдә, үтсеннәр!

Борчуларны, сагышларны

Алып китсеннәр!

 

            Кушымта: Нигә соң моңсуланырга

                             Килде, дип, картлык?

                             Гомерләр зая узмаган –

                             Шунысы шатлык!

 

Тормышым хөр, күңелем көр

Минем үземнең!

Әбиләр чуагыдыр бу

Гомер көзенең!

Тормышым хөр, күңелем көр

Сөенәм шуңа.

Колач җәеп, бәхет үзе

Килгән каршыма!

 

Кушымта.

           

Аңла, күңел, картлар түгел,

Без тик олылар.

Эшлисе эшләр бар әле,

Узасы юллар.

Аңла, күңел, картлар түгел,

Без тик олылар.

Сөйлисе сүзләр бар әле,

Җырлыйсы җырлар!

 

Кушымта.

 

*

Иртән торсам, “салкын”, димим,

Иртән торсам, “халкым”, дим.

Хәл кадәри, татарымның

Дәрәҗәсен саклыйм, дим.

 

Байлык тулы келәт, димим,

Исән булсын милләт, дим.

Син – чын татар, диюләре

Миңа иң зур бүләк, дим.

 

Ак калфаклы хатын-кызлар

Бәхетле булсыннар, дим.

Түбәтәйле ир-егетләр

Шатланып торсыннар, дим.

 

Иртән торсам, салкын, димим,

Мәңге яшә, халкым, дим.

Бирсен Ходай, бозылмасын

Сиңа биргән антым, дим.

 

*

 

Нәрсә соң ул гомер?... Кайчагында

Сезне шундый уйлар басамы?

Кешегә ул ни итеп бирелә?

Бүләкме ул, әллә... җәзамы?

 

Бигрәкләр дә катлаулы бит гомер,

Әллә нинди серле, хикмәтле.

Гомер – ул юл. Борма, сикәлтәле,

Ә шулай да шундый кыйммәтле.

 

Гомер  – җәза, дисәң, дөрес булмас,

Рәхәт мизгелләре бихисап.

Һәрбер көне могҗиза, әйтерсең,

Гыйбрәт тулы калын бер китап.

 

Гомер – бүләк, диләр, алай булса

Авырлыклар нигә бирелә?

Яшәү дәверендә күпме михнәт,

Күпме борчылулар күрелә!

 

Җавап шундый – кеше, гомер буе,

Үз язмышын үзе яза ул.

Яши белгән өчен гомер – бүләк,

Яши белмәгәнгә - җәза ул.

*

 

Мин үземне беләм, һич омтылмыйм,

Дөньяның бар серен ачарга.

Матурлыклар күрсәм, әй, сөенәм,

Колач кына җитми кочарга.

 

Зәңгәр күктә җем-җем итеп янган

Йолдызларга карап шатланам.

Таң нурына чумып, мин күңелсез

Уйларымны куам, пакъланам.

 

Бөтенләй үк гамьсез түгел инде,

Мин дә уйлыйм, мин дә сагышлыйм.

Матур өмет, татлы хыялларга

Шактый төннәремне багышлыйм.

 

Бер нәрсәдә тигез хокуклы без –

Һәркемгә дә Тормыш бирелгән.

Әйдә, Кеше, яшә шул дөньяда,

Уйла, эзлә, көрәш, диелгән.

 

Әйе, дөнья серле һәм катлаулы,

Могҗизага тулы дөньясы.

Шунда юлың табып, югалмыйча,

Һаман алга, алга барасы.

 

Дөрес юлны мәхәббәт күрсәтер,

Ярат илне-җирне, дус-ишне!

Гаиләне, туганны якын ит,

Якын итмә алтын-көмешне!

 

Син яратсаң, сине яратырлар,

Якын күрсәң, хөрмәт итәрләр.

Бергә булган чакта куанырлар,

Еракларга китсәң – көтәрләр.

 

Серләр алар серләр булып калсын,

Дөнья үзе ачар кирәген.

Син бәхетле, изге ниятләргә

Дәртләндереп типсә йөрәгең.

 

 

Өстәр идем бер гамәлне...

(Шагыйрь Ренат Харисның “Шәүлә” поэмасын укыгач күңелгә килгән хыял)

 

Ашау, эчү, йоклау кебек

Иң зарури гамәлләргә

Тагын берне өстәр идем

Дөньядагы адәмнәргә.

 

Мәҗбүри булсын иде ул

Шагыйрь сүзен тыңлау һәркөн.

Шагыйрьләргә буйсынырга

Тиеш булсын иде һәркем.

 

Калмас иде фани дөнья

Шашкан адәмнәр кулында.

Исәрләрне айнытырлык

Көч бар Шагыйрь акылында.

 

Шомлы кара шәүләләр дә

Тормас иде күз алдында.

Бар җиһанны яктыртырлык

Көч бар Шагыйрь сүзләрендә.

 

Очрашмас иде халыклар

Хаталанып, яу кырында.

Хак юлларга бастырырлык

Көч бар Шагыйрь фикерендә.

 

Бар кешене санлар иде

Чиновниклар, олигархлар.

Тыярлар иде нәфесне,

Кылмаслар иде гөнаһлар.

 

Гомер буе тарткалашкан

Капитализм, коммунизм

Бер тиенгә калыр иде,

Канунлашса “шагыйризм”.

 

Һәркем Шагыйрь күк җан атып

Яшәсә иде әгәр дә.

Җирдәй бәхетле планета

Булмас иде бар галәмдә.

 

Ике җырчы

(балалар өчен)

 

Авыл уртасында буа,

Тирә-ягында үлән.

Шаян бер бака баласы

Шул тирәдә яшәгән.

 

Таң атып, кояш чыкканда

Бака кычкыра икән.

Шулай беркөн бу тавышны

Горур әтәч ишеткән.

 

“Кем әле бу, миннән узып,

Авылны уятучы?

Кошларны, күбәләкләрне

Үзенә каратучы?

 

Яшь тавык иртән сөйләнә:

- Ай-һай, моңлы җырлый, - ди.

- Синең тамак киерүең

Бернигә дә тормый!, - ди.

 

Горур әтәч хурлыгыннан

Ни дияргә белмичә,

Ят тавышны эзләп киткән,

Ак-караны күрмичә.

 

Барып җитсә, каршысында

Нәни бер җан иясе.

“Бәләкәй, ә ничек җырлый!

Моңа соң ни диясе?”.

 

Әтәчкә ике юл кала:

Я яхшырак җырларга,

Я булмаса, башны иеп,

Бака җырын тыңларга!

 

Озак уйлаган, ди, әтәч,

Ләкин җаен тапмаган.

Бакача көйләп караган,

Берни килеп чыкмаган.

 

Йөргән-йөргән дә, ди, әтәч,

Бака янына килгән.

“Көндәшләр булып яшәмик,

Дуслашыйк, әйдә!”, - дигән.

 

Шул көннән башлап, авылны

Дуэт уята таңда.

Әтәч кычкыра “Ки-кри-күк”,

Бака җырлый “Ква-ква-ква”.

 

Тавыклар да кәнагәть, ди,

Балыклар да шатлана.

Әтәч, бака тавышыннан

Авылда көн башлана!

 

 

 

Ике йөрәк

 

Мәхәббәттән тулып ташкан ике йөрәк,

Тәмам аргач җиһан буйлап ялгыз йөреп,

Очраштылар очсыз такыр бер далада,

Тәвәккәлли алмыйлар тик сүз башларга.

 

Сагыну-сагыш баскан көннәр күп булды шул,

Мәрхәмәтсез кара язмыш күп куды шул.

Талчыкканнар, мескеннәрем, юк хәлләре,

Ничек кенә аңлашырлар, бәгырьләрем!

 

Кинәт, озак сузылган тынлыкны бозып,

Күк күкрәде, җилләр исте ярсып-ярсып.

Ике йөрәктән ике сер  бәреп чыкты,

Икесе дә шундый газиз, шундый якты!

 

Уктай очып, бер-беренә омтылдылар,

Тамчылар күк бер-беренә кушылдылар...

Дулкынлануымнан мин дә тирләп пештем...

Һәм шушы килешемдә уянып киттем.

 

Уяндым мин уянуын, әмма ләкин,

Шуннан бирле билгесезлектә мин яшим.

Кавыштымы ике йөрәк, берләштеме?

Ике йөрәк бер бәхеткә ирештеме?

 

Чираттагы төшләремнең мин берсендә

Шул  хакта  белеп ала алсам иде дә,

Аз булса да, җанга җиңел булыр иде,

Күңел касәм куанычка тулыр иде.

 

Әйтәм, кемдер “ юкка уфтанасың!”, дигәч:

- Нишләтим соң, йөрәк шулай таләп иткәч.

Башкаларның бәхетләре  була, димәк,

Үзеңнекеннән дә кайчак кадерлерәк.

 

 

Дөрес юл кайда?

 

Яхшылык эшлим дигәннән, кайчак

Яманлыклар пәйда булалар.

Усал ният белән кылган эшләр

Кем өчендер файда булалар.

 

Нәрсә, димәк, берни эшләмәскә?

Яхшыны да, һәм яманны да?

Катлаулы ул дөнья, бик катлаулы,

Уйлый калсаң, тәмам алҗыта.

 

Миңа калса, ялгышмавың өчен

Җаның изге булу кирәктер.

Мәрхәмәтле йөрәк булган чакта,

Дөрес юлны нәкъ ул күрсәтер!

 

Матур бит дөнья, матур!

(җыр)

 

Күктә яши кошкайлар,

Җирдә яши дускайлар.

Һәркемнең дә үз ише,

Сайрашыплар яшисе!

 

Кушымта:     Белсәң аны, сөйсәң аны,

Татлы уйлар уйлатыр.

Ал кочагыңа дөньяны,

Матур бит дөнья, матур!

Булса кыен, аңа сыен,

Иркәләр дә юатыр.

Якын күрик, кад(е)рен белик,

Матур бит дөнья, матур!

 

Аяз күктә ал кояш,

Нурларын җиргә коя.

Якты булганда җирдә,

Хисләр дәртле күңелдә.

Кушымта.

 

Зәңгәр төндә күктә ай,

Сәлам әйт аңа, елмай!

Бәхет кошы сайрар да,

Ямьле булыр таңнар да!

Кушымта.

 

Гомер көзләре

(җыр)

 

Кызарды инде миләшләр,

Таллар да башын иде.

Җилләр, шомлы тавыш белән,

“Бу синең көзең!”, - диде.

 

Әй, бу көзләр, салкын көзләр,

Киләләр нигә?

Син генә җылы бирәсең,

Җаным, күңелгә.

 

Алтын диләр дә бит көзне,

Алтынмы гомер көзе?

Төннәре озын, караңгы,

Болытлы һәр көн үзе.

 

Әй, бу көзләр, салкын көзләр,

Киләләр нигә?

Син генә җылы бирәсең,

Җаным, күңелгә.

 

Яфракларын коя инде

Гомеремнең агачы.

Язлар белән чал көзләрнең

Мизгел икән арасы.

 

Әй, бу көзләр, салкын көзләр,

Киләләр нигә?

Син генә җылы бирәсең,

Җаным, күңелгә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев