Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында

    15 май - Халыкара  гаилә көне.

    Тормышта бер-берсенә туры килгән кешеләрне еш кына “Чиләгенә күрә капкачы” дип әйтәләр. Әлеге әйтемнең дәвамы да бар - «Бәхетнең менә шулдыр ачкычы»

    Сүзебез бу юлысы бар яктан да булдыклы, үрнәк, милли җанлы, дини тәрбияле, чыннан да бер-берсен тулыландырып торган шундый күркәм парларның берсе булган Земфира һәм Рөстәм Фәткуллиннар турында булыр. Алар  яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, бәхетләре (күз тимәсен!) түгәрәк аларның.

    Алар бер-берсен туган көннәреннән үк беләләр. Бер  авылда туып-үсеп, бер сукмактан мәктәпкә йөреп, тәүге сөю хисләре дә шушы Иске Кәкерле авылында башлана. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Рөстәм үзенә 20 яшь, Земфирага 19 яшь булганда кызны урлап алып кайта. Ә гаиләнең өлкәннәре аларга шундук никах укыта,1996 ел була бу.

    –Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә - сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли торган "алтын куллы" тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар, - ди Земфира. - Ике ул үстерәбез. Инде олы улыбыз туган авылыбызда төпләнеп калды, эшли . Икенчебез 8 нче сыйныфны тәмамлый. Икесе дә татар көрәшен бик яраталар, ярышларда урыннар яулыйлар. Коръәндә «Балалар - дөньяның бизәге, байлыгы» диелә. Шушы олы «байлык һәм бизәк» булган балаларны тәрбияле, укымышлы, әхлаклы, әдәпле һәм динле итеп тәрбияләү - һәр ата-ананың бурычы. Миңа әле үз балаларымны гына түгел, мәктәптә белем алучы балаларны тәрбияләү бурычы да йөкләнгән, - ди мөгаллимә ханым.

    Рөстәм исә авыл җирлеге башлыгы дигән олы бер вазифаны башкара. Дөрес, әле бу яңа эшендә ике еллап кына эшли әле. Аңарчы да ул авылның мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклау, тарихын барлау, яшләрне сәламәт яшәү юнәлешендә тәрбияләү буенча күп көч куйды – мәдәният йорты директоры иде. Хәзер исә әнә ике авылны (Иске Кәкерле авыл җирлеге составына Татар Төкесе авылы да керә) икътисади яктан үстерү, көнкүрешен, яшәешен тәэмин итү өчен янып-көеп йөри. Эше санап бетергесез авыл башлыгының. Әле менә авыл башында 210 гектар җирләрне рәсмиләштереп шунда  100 төрле агач-куаклар утыртып, урман үстермәкчеләр. Агачларның да бик сирәк очрый торганнарын, күпчелеген ылыслылар гаиләсеннән сайлаганнар. “Авыл халкы өчен ял итү, саф һава сулап тәнгә сихәт алу урыны булача ул урын”, ди җитәкче.

    Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш икәнлеген билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Гаилә башлыгы Рөстәм бу уңайдан, картлар сүзен  мисал итеп: “Мәңге яшәрмен дип эшлә, иртәгә үләм дип гамәл кыл!”- дигәннәр. –Ә безгә эшләргә дә эшләргә әле - улларыбызны өйләндерәсе, аларга йортлар саласы, булганын яңартасыбыз бар”, -ди.

    Бу гаиләнең заманча итеп әйтсәк үз “хоббие” да бар. Әллә ничә төрле күгәрчен, токымлы кош-кортлар,  этләре дә бар аларның. Күп санлы мал-туар өстенә бит бу! “Рөстәм шулай ярата, мавыгуы шундый, ди Земфира теләктәшлек итеп.  - Бала вакытта ук кырдан төлке баласы алып кайтып үстергән Рөстәм, бу токымлы эт тә безнең шундыйлыкны белептер инде, үзе килеп ияләште дә, бездә яшәп калды.  Күгәрченнәребез дә бик акыллылар. Берсе - хат ташучы, монысы күк күгәрчен”, дип сөйләде хуҗабикә ханым, махсус вольерда үзләрен бик яхшы хис иткән кошларын да күрсәтеп.

    Самоварлар җыеп та, аларны төзекләндерә икән уңган гаилә хуҗасы. Кая гына барса да, самовар алып кайтырга тырыша икән. Коллекциясендә бу төр кухня җиһазы 80гә якын булып киткән инде, тагын да арттырмакчы.

    Фаткуллиннар гаиләсенең тагын бер күркәм гамәле – алар берничә  ел рәттән, республика күләмендә үткәрелеп килүче гаилә бәйгеләренә: “Нечкәбил”дә, “Ел хатын-кызы. Ел хатын-кызы: ират карашынча” дигәннәрендә катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Быел исә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы –Тарихта без эзлебез» фестивалендә дә Чүпрәле данын алар яклады. “Иҗади көч һәм ярдәмне өлкән буын - әти-әниләрдән, туганнардан алабыз”, диләр.  Шәҗәрәләр дә кадерләп саклана бу гаиләдә.

    Фаткуллиннар бүгеге көндә ике як әти-әниләрне дә хөрмәт итеп, төп йорт белән янәшәдә генә гомер итәләр. Кайчандыр улыма дип, Рөстәмнең әтисе күршедә генә яшәүче, дини карашлы карчыкның йортын бер машина утынга сатып алган була. Әлеге йортта элек картлар намаз укыганнар. Шуңа да аның киләчәген дә шунда гомер иткән Мөзәй әби: “Догалы, иман нуры белән балкып торачак йорт булыр һәм аннан кеше өзелмәс” дип юраган була.  Юраулары юш килә әбинең – бу нигездә биш вакыт намаз укыла, илгә-көнгә тынычлык теләп, күркәм догалар кылына, кешеләр дә өзелми - авыл җирлеге башлыгына төрле сораулары белән киләләр.

    Менә шулай бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, ике улларына кайгыртучан әти белән әни, әти-әниләренә тәүфикълы килен белән кияү, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына киң күңелле ярдәмчел гаилә булып яшәүләренә 26 ел була Фаткуллиннарның. Алда әле тагын шундый санаусыз еллары булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: