Туган Як
  • Рус Тат
  • Нигезләрне әниләр саклый: Кече Чынлыда бәйрәм узды

    Кече Чынлы авыл  китапханәсендә  “Әниләр көне” уңаеннан  «Нигезләрне саклый әниләр» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

    Китапханәгә актив китап укучыларны: төрле яшьтәге әниләрне  чакырдык. Кичәбезгә  авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов килде, Әниләр көне уңаеннан олы теләкләрен җиткерде.

    Әниләр үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, яшьлекләрен искә алдылар, җырладылар, биеделәр, бәйрәм иттеләр. Бу эштә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре төп ярдәмчеләребез булды. 

    Кече Чынлы авылы китапханәчеләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: