Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Могҗизалар кыры”нда Чүпрәле егете катнашты

    Беренче каналның “Могҗизалар кыры”нда («Поле чудес») ТАССРның 100 еллыгына багышланган тапшыру булды. Анда Дмитрий Глухов та катнашты

    Тапшыруны  караганда, якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен тагын бер кат горурланып куйдым.  Уенның ачылышында  һәм соңында  Чүпрәле егете Дмитрий Глуховны күрү ул горурлыкны тагын да куәтләде. Дмитрий “Сорнай”  фольклор -этнографик ансамбле составында чыгыш ясады.

    Моннан берничә еллар  элек район сәхнәләрендә үзенең таланты, татар, рус, чуваш җырларын башкаруы белән дан тоткан Иске Шәйморза егете ул – Дмитрий Глухов. Балачактан ук сәнгатькә, мәдәнияткә булган мәхәббәте бүген аны әнә шундый олы сәхнәләргә алып чыккан. Тапшырудан соң без аның белән элемтәгә кердек.

    –“Сорнай”га мин очраклы рәвештә генә килеп эләккән идем. Бу, институтта (Казан дәүләт мәдәният институты) укыган елларның башында булды. Вокал буенча укытучым ансамбльгә тыңлаулар узачагымны әйтте. Милләтем буенча чуваш икәнлегемне белгәч, әлбәттә, гаҗәпләнүләр күп булды. Әмма саф чиста татар телендә җырлар башкаруымны тыңлаганнан соң, минем иҗат юлым шушы ансамбльгә бәйләнеп дәвам итә башлады. Инде менә җиде елдан бирле чыгышлар ясыйбыз, төрле илләрдә йөрибез. Әле дә булса  исемемне әйткәч керәшен татары дип уйлаучылар күп, -ди Дмитрий.

    Рәсемдә: Дмитрийның әбисе алдагы планда.

    −Тел белү − байлык бит ул,-ди якташыбыз.

    Гомумән, алар берничә телдә сөйләшүче гаилә. Дмитрийның бабасы милләте буенча рус кешесе. Чуваш милләтеннән булган кызга өйләнә. Иске Шәйморза авылында төпләнеп, татар күршеләре белән дус-тату яшиләр, рәхәтләнеп татарча аралашалар. Дмитрий исә, моннан тыш әле тагын инглиз телендә дә сөйләшә.

    Ансамбльдә аны яратып, безнең “Салават” дип йөртәләр икән. Һәрвакыт көләч йөзле, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итүче Дмитрий үзенең шундый сыйфатлары өчен әти- әнисенә, әбисенә рәхмәтле. Әтисе Олег Алексеевич һәм әнисе Светлана Дмитриевна, шулай ук, әбисе  Людмила Алексеевна да авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән-сәнгать коллективында чыгыш ясыйлар: җырлыйлар, бииләр. Элек елларда әтисе белән әнисе  “ламбада” биюен башкаручы иң матур пар булган. Бертуган апасы Екатеринаның да биергә бик яратуы турында сөйләде Дмитрий.

    Рәсемдә: Дмитрийның әнисе сулдан-уңга икенче.

    – Әти-әнием дә, мәктәптә дә бөтен укытучылар сәнгатькә тартылуымны хупладылар, сәләтемне үстерергә ярдәм иттеләр. Кечкенәдән конкурсларда катнашып килдем. Эстрада артистлары белән бергә татар халкының легендар җырчылары репертуарын яратып тыңладым. Укытучыларыма, институттагы остазларыма, “Сорнай” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гыйләҗевка рәхмәтем зур. Думбра, курай, сорнай, кубыз кебек милли уен коралларында да уйнарга ул өйрәтте. Гомумән, мин шушы сәнгать дөньясында яшәвем белән бик бәхетле. Бүгенге көндә дә камилләшүемне, эзләнүләремне дәвам иттерәм. Үземне театр юнәлешендә дә сыныйм.  Казандагы “Анна Каренина” иммерсив театрында актер булып хезмәт итәм,-ди ул.

    Якташыбыз “Могҗизалар кыры”нда чыгыш ясавы белән аеруча да горурлануын белдерде.

    − Без күпмилләтле Татарстан Республикасында яшибез. Шундый милләтнең бер вәкиле булуы безгә җаваплылык та өсти. Мәдәни байлыгыбызны, сәнгатьне саклау — безнең бурычыбыз,- ди ул.

    Дмитрийга киләчәктә дә иҗатында, тормыш юлында уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: