Туган Як
  • Рус Тат
  • Мәктәптә аулак өй

    Татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре гасырлар дәвамында үз-үзен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җитә алган икән, бу инде буыннар арасында чылбыр өзелмәгән дигән сүз.Ә бит әниләребез һәм әбиләребез вакытына күрә матур итеп эшли дә, ял да итә белгәннәр. Моңа мисал итеп "Аулак өй"ләрне, "Каз өмә"ләрен атап китәргә мөмкин.

    Бәйрәмчә бизәлгән залда чигү чигеп, җеп эрләп, оек бәйләп кызлар-апалар утыра. Сәрия апа Хәлилова "Гөлҗамал" җырын башлап җибәрә, аңа башкалар кушыла. Яңа Кәкерле урта мәктәбендә үткәрелгән "Аулак өй" шулай башланып китә.Кичә баршында татар халык көйләре әледән-әле яңгырап торды. Халкыбызның гореф -гадәтләрен үзендә чагылдырган "Аулак өй" төрле уеннары, такмаклы биюләре, мөнәҗәтләре белән тамашачыларны үзенә җәлеп итеп торды. Бигрәк тә егетләр - мәктәп директоры Шамил абый Абдрахманов, шушы мәктәптә газ операторы булып эшләүче Илгиз абый Зиннәтуллин һәм тугызынчы сыйныф укучылары Эмиль һәм Ранисларның җырлап килеп керүләре тагын да җанлылык өстәп, бәйрәмне матурайтып җибәрде. Гармунчы егет -Шамил абыйның "Чабата" биюе көен уйнап җибәрүенә, Дидәрә апа Садыйкова һәм Факия апа Айнетдинованың такмак әйтеп биеп китүләре барлык тамашачыны дәртләндереп җибәрде. Илгиз Зиннәтуллинның гармун уйнавы, аның тормыш иптәше Зәйтүнә апаның җырлавы да барысының да күңеленә хуш килде. Кунак кызы ролен башкаручы Фазилә Айметованың чыгышы күпләрдә соклану тудырды. Авыл китапханәчесе Рәйнә Миначева, мәдәният җитәкчесе Гөлия Вәлиуллина һәм аулак өйне оештыручы,сәхнәләштерүче мәктәпнең педагог-оештыручысы Мәдинә Җамалтдиноваларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм татар ашларыннан әзерләнгән өстәл артында дәвам итте. Аулак өйдә катнашучылар да, тамашачылар да бик канәгать булып таралыштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: