Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәдәният хезмәткәрләре нәтиҗәләрен барлады

    Хезмәт хаклары, заманча җиһазлар, төзекләндерү-болар барысы да мәдәният тармагын, анда эшләүчеләрне дә читләп үтми. Хөкүмәт тә бу тармакта күп кенә проблемаларны хәл итәргә алынды. 2014 ел Россия Федерациясендә Президент Указы белән "Мәдәният елы" исеме астында үтәчәк.

    Район мәдәниятенең 2013 елның беренче яртыеллыгында ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә мәдәниятчеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.

    Эшлисе эшләр күп

    Чарада район мәдәният йорты директоры Мансур Айметов чыгыш ясап, районда мәдәният йортларының, ел дәвамында азчылыгында гына ял итү чаралары даими уздырылуын мисалга китерде. Хәтта, план буенча куелган, үзешчәннәрнең отчет концертын оештырмаган авыл да бар. Шулай ук, күп кенә авыллардан җәй көне яшьләр дискотекалары үткәрелмәве хакында ачынып сөйләде.

    -Бүген мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы 83 мәдәният хезмәткәренең бары яртысы гына югары белемгә ия. Бу юнәлештә активлык күрсәтүне теләр идем. Һәркем белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Чөнки мәдәният хезмәткәре үз белгечлегенә туры килергә тиеш, шунсыз мөмкин түгел,-дип тәнкыйть сүзләрен белдерде Мансур Аймәтов. Моннан тыш, барлык мәдәният йортларында да теркәү журналлары, ягъни эш тәртибе, җиһазлар саны, чаралар планы булмавын ассызыклады.

    Уңышларга килгәндә Мансур Айметов, район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә, фестивальләрдә, Сабантуй бәйрәмнәрендә, Универсиададагы чыгышларны барлап, анда катнашучыларга рәхмәтен дә белдерде.

    Район буенча мәдәният йортларында һәм авыл клубларында 264 төрле түгәрәк эшли. Анда 6000нән артык кеше йөри, бу район халкының 25 проценты дигән сүз. Әмма, күбесе очракта түгәрәк эше бары кәгазьдә генә кала. Бу урында район мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев үз фикерен әйтеп, контроль көчәйтеләчәгенә басым ясады. Шул ук вакытта, район халкына түләүле мәдәни чаралар тәкъдим итү, бу уңайдан яңа идеяләр кертү турында фикерләр әйтелде.

    -Җәйлеген авылларга студентлар күп кайта. Бүгенге заман яшьләре бик актив, алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин. Аларны җәлеп итәргә, бергәләп эшләргә кирәк,-диде район мәдәният йорты директоры.

    Киңәшмәдә халыкка сыйфатлы мәдәният хезмәте күрсәтү өчен, беренче чиратта, биналарның материаль-техник базасы, ягъни җиһазлар белән тәэмин ителеш мәсьәләре дә күтәрелде.

    -Сүз дә юк, биналар иске, күбесе 60-70 нче елларда төзелгән. Әлеге уңайдан республикада авыл мәдәният йортларын төзекләндерү программасы эшли башлады. Шулай да, күпчелегендә вак, косметик ремонт эшләрен һәркем үзе башкарырлык. Әйтик, буяу, матурайту һәм башкасы. -Авыл клубларын карап йөргәннән соң, хәтта территориясе җыелмаганнары да байтак икәнлегенә юлыктык,-дип кисәтү ясады мәдәният җитәкчесе.

    Фидакарьләр уңышка ирешә

    Билгеле, үз хезмәтеңне яратып, талантларны барлап, аларны үстерү, шуңа бар көчеңне салу үзенең җимешләрен дә бирә. Әйтик, Зур Чынлы авылындагы мәдәният йорты директоры Гөлфруз Баһаутдинова 1965 елда төзелгән һәм шуннан бирле бер тапкыр да капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән мәдәният йортында чын күңелдән эшләүләрен сөйләде. Әлеге авылда үзләренең "Рәйхан" фольклор ансамбле дә эшләп килә.

    Киңәшмәдә, шулай ук, төрле республика чараларында шактый гына уңышлар яулап, дан казанган Иске Шәйморза авылындагы "Сөмбелә" татар, "Сепрел" чуваш фольклор ансамбльләре телгә алынды. Балалар сәнгать мәктәбе, анда эшләп килүче "Умырзая", "Курай" ансамбльләренең һәр мәдәни чараның үзәгендә булуы ассызыкланды. Чарада, мәдәният өлкәсен үстерүдә активлык күрсәткәннәргә Мактау Грамоталары тапшырылды.

    Бердәм һәм бергә булып

    Район мәдәниятен үстерүгә клуб һәм мәдәният йортлары белән бергә, музейлар, китапханәләр дә үз өлешен кертә. Киңәшмәдә аларны борчыган сораулар, тәкъдимнәр дә күтәрелде.

    -Бүгенге көндә китапханәләр 100 процент күләмендә заманча компьютер техникасына тоташтырылган. Шуларның яртысында интернет эшли. Дөрес, интернет белән эшләү күпчелегендә авырлык белән бара,-диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова.

    Китапханәләрнең эшләү графигында үзгәрешләр кертелгән. Хәзер алар иртәнге 9.00-17.00 сәгатькә кадәр, ә район үзәгендәге балалар китапханәсе иртәнге 8.00-18.00 сәгатькә кадәр эшли.

    Киңәшмәдә халык театрларының эшчәнлеген җәелдерү, татар һәм чуваш милли гореф-гадәтләребезне үстерү музейлар эшчәнлеге хакында да күп әйтелде.

    "-Бүген күпчелек мәдәният йортларының хезмәте 2 сәгатьлек мәдәни чара үткәрү белән генә чикләнә. Әгәр дә без мәдәниятебезне үстерергә телибез икән, анда армый-талмый хезмәт итәргә кирәк",-дигән иде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәләрнең берсендә. (Бу сүзләр чын дөреслеккә туры килеп, бүген һәркем өчен актуаль булып кала).

    ...Уртага салып, күңелдә булганнар әйтелде.Киңәшмәдә киләсе сезонга яңа проект кабул ителде. Шулай итеп, җиң сызганып эшкә керешәсе генә калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: