Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы мәдәният йортында Әниләр көне узды

    Бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә торган "Әниләр көне" уңаеннан 1 декабрь көнне Кече Чынлы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Нигезләрне саклый әниләр" дигән әдәби музыкаль кичә узды.

    Кичәне китапханә хезмәткәре Сөммия Фәхретдинова башлап җибәрде. Мәдәният хезмәткәрләре Шәүкәт Фәхретдинов, Р.Измагилова һәм Җ.Хәкимова концерт номерлары башкардылар. Бу кичәгә, әлбәттә, әниләр дә күчтәнәчсез килмәгәннәр. Һәрбересе җыр, бию, нәфис сүз бүләк итте. Кичә биюләр, уеннар белән чәй табыны артында дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: