Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Шәйморза авылы үзешчәннәре Т. Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрен сәхнәгә куйды

    Иске Шәйморза мәдәният йорты яраткан тамашачысын янәдән үзенә җыйды.

    2 апрельдә һава шартлары начар булуга карамастан, шыгрым тулы зал түземсезлек белән тамаша башланганны көтте. Бу көнне Шәйморза үзешчәннәре жюри һәм тамашачы алдында зур имтихан тотты: драматург Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" дип исемләнгән мелодрамасы сәхнәгә куелды.

    Ихлас сөю, хыянәт ачысы,килгән авырлыкларны сынмыйча, сыгылмыйча күтәреп, аякта басып калу һәм башка проблемаларны эченә алган пьеса зур уңыш белән узды. Спектакльдә катнашучылар һәрберсе рольләрен зур осталык белән башкардылар.

    Спектакль жюри тарафыннан да югары бәяләнде: коллективның чыгышын тиздән район мәдәният йортында карарга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: