Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Һәвәскәр шагыйрь Шаләм янында

    Чәке яклары үзенең гүзәл табигате белән генә түгел, күренекле шәхесләре белән дә данлыклы. Әлеге авыллардан язучылар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, профессорлар, сәнгать әһелләре, җырчылар чыккан.

    Алар арасында һәвәскәр язучы Шаләм Баһаветдинов та бар. Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортында аның иҗатына багышланган әдәби зур чара үткәрелде.

    Авторның "Хәтердә сакланган мизгелләр" исемле китабын тәкъдим итүгә багышланган кичәне Татар Шатрашаны авылы китапханәчесе Әнүзә Садыйкова ачып җибәрде. Залда әлеге автор сүзләренә язылган җыр яңгырый. Аның көен дә шушы авыл турындагы берничә шигырьне нотага салучы Шамил Мөбинов язган. Бүген бирегә районыбызның танылган язучыларыннан Рафаил Субаев белән Азат Вахитов та чакырылган. Авылның үз талантлары да монда. "Сабый Шаләм 1938 елның 20 февралендә Тула өлкәсенең Казановка авылында шахтер гаиләсендә дөньяга аваз сала. Аларның гаиләсе 1935 елда биредәге шахтага күчеп килгән була. Аңа өч яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Ирен сугышка озаткан Алия апа кечкенә Шаләмне алып туган авылы Түбән Чәкегә кайта. Шаләм Җиһанша улы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1952- 1955 елларда Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем ала. Аннан соң ул хезмәт юлын Ульяновск автозаводында башлап җибәрә. Политехника институтында укып югары белем ала, "Промпроект" конторасында проектлар сызу һөнәрен нык үзләштереп, шушы эшкә бөтен гомерен багышлый,"- дип таныштырудан башлады очрашуны Әнүзә ханым. Аннан соң сәхнәгә автор үзе чакырылды. Шаләм Баһаветдинов әлеге шигырьләр җыентыгының ничек барлыкка килүе, шигырьләрнең кайчан һәм ничек язылу тарихы, китап иттереп чыгару өчен күп тырышлык куелуы турында сөйләде. Әйе, аның иҗаты вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле һәм тормышчан хисле куплетлар күп очрый. Тезмә һәм чәчмә юллар катнашмасыннан төзелгән шигырьләр укучы өчен җиңел аңлаешлы. Проза белән язылганнары да очрый. Алардагы чынбарлык күренешләре, заман вакыйгалары тасвирланып, үзара катнаштырып бирелә.Бу хакта аксакал язучыбыз Рафаил Субаев һәм райондашларыбызга үзенең Есенин стилендә язган шигырьләре белән танылып өлгергән Азат Вахитов та ассызыклап үтте. Шаләм Җиһанша улы гомере буе туган ягын, татар халкын ихтирам итеп, горурланып яши. Аның әлеге китабында да Ватан, туган ил темасы тирән яктыртыла. Авторның шигърияткә, иҗатка, җыр- моңга булган мәхәббәте шушы якларның гүзәл табигатенә, күренекле шәхесләренә сокланудан килеп чыгадыр. -Бу китапта тәкъдим ителгән шигъри әсәрләр, авторның гомере буена җыела килгән һәм тормыш сукмаклары аша урау юллар үтеп тә, барыбер үз сукмагын табуга ирешкән энҗеләре- аның рухи эчтәлеген чагылдыра,- ди Әнүзә Садыйкова.

    Сәхнә түренә чыгып сөйләүчеләр күп булды. -Шаләм абыйның әсәрләре укучыны тирән уйларга сала, дөньяга карашын үзгәртә, үткәннәрне уйлап, киләчәкне күзалларга булыша. Аның иҗат җимешләре кешене хисләр дәрьясында айкап, бик күп сораулар алдына куя, уйланырга мәҗбүр итә,- диделәр шагыйрьнең авылдашлары. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова да җирле талантларны барлау нәтиҗәсез калмас ди. Әлбәттә, урыннардагы мондый очрашулар милләтебезне, телебезне үстерүгә бер этәргеч ясар, хәзерге буын яшьләрен матур әдәбиятка тартуда яңа бер адым булыр. Кичәдә катнашучыларны китап укучыларның кимү баруы бик борчыды. Бу хакта да төрле фикерләр әйтелде, китапханә киштәләрендәге рухи байлыгыбыздан әкренләп читләшә баруыбызга кем гаепле? Үзебезме, әллә инде замана җилеме?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: