Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә 15 нче тапкыр Мунчәли укулары узды

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Бүген (20нче августта), Чүпрәледә унбишенче тапкыр “Мунчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Дини җыен – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырылды. 

Мунчәли укуларына күпләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, мәдәният-сәнгать әһелләре, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр килде. Алар барысы да динебезне, милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, татар авылларын саклау һәм үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли авылы бәйрәменең  дәрәҗәсе елдан-ел  күтәрелүен, масштабы киңәя баруын билгеләп үттеләр. “Мунчәли укулары” җыены – милли гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән, Татарстан мөфтияте, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлегендә уздырылды. Укулар “Авылдагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте” дигән тема астында үткәрелде.

Укуларның рәсми ачылышы Мунчәли мәчете каршындагы мәйданда узды. Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул бәйрәмне Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде, аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

Алга таба бәйрәмдә катнашучы күпләгән кунакларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Район башлыгы Мунчәли укуларының дини укулар булуын, Россиянең күпләгән төбәкләреннән дин әһелләре катнашуын, әлеге чараның төп максаты буларак динебезне үстерүне, гореф-гадәтләрне саклап калуны атады.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында Мәрҗани хәзрәтебезнең сүзләрен китереп, динебезне саклаучы өч әйбергә: гореф-гадәт, милли кием, телгә игътибар юнәлтте.

Аннары мөфти татар халкының тормышы элек-электән исламга нигезләнүенә, бай мирасыбызга, дини ядкәрләргә, атаклы татар галимнәренең хезмәтләренә тукталып үтте. “Татарлар исламга нигезләнгән. 1100 ел элек без төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып исламны кабул иттек. Беренче Коръәнне татарлар бастырган. Татар халкы исламсыз була алмый”, – диде ул.

“Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый” дигән хәдисне китереп, ул бәйрәмне оештыручы, аның дәвамлы булуы өчен янып-көеп йөрүче район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шушы авылда туып-үскән Илмир Измайловка медаль тапшырды. Район башлыгы Марат Гафаров үз чиратында мөфтигә Рәхмәт хаты һәм Илмир Измайловка да Рәхмәт тапшырды.

Бүләкләүләрне дәвам итеп, район тормышында үз өлешләрен керткән мәртәбәле шәхесләр, авыл эшчәннәре Чүпрәленең 90 еллыгы медаленә ия булдылар.

Алга таба Самара, Мордовия, Чувашстан, Ульян, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән делегацияләрнең, дин әһелләренең, мөфтиләрнең сәламләүләре булды, татар галимнәре Индус һәм Энгель Таһировлар, танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, татар драматургы Данил Салихов, җырчылар Миңгол Галиев, ИлСаф, Марсель Вәгыйзев чыгыш ясады.

“Мунчәли укулары” кысаларында мөселман балалары арасында районкүләм шәкертләр бәйрәме – “Гыйлемпиада” оештырылды. Коръән уку, азан әйтү, вәгазь сөйләү буенча бәйгеләр, викториналар, Сабан туенда уйнала торган уеннар, балалар арасында милли көрәш ярышлары үтте.

Исегезгә төшерәбез, Мунчәли укулары 2008нче елда күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның фикере һәм хәер-фатихасы белән башланып киткән иде. Укуларда катнашкан галимнәр,  дин әһелләре бу чараны  югары бәялиләр һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга киләләр.

Агымдагы елда исә Туфан ага Миңнуллинның вафатына 10 ел булган. Аны искә алып мәктәп диварына урнаштырылган истәлекле такта алдына чәчәк бәйләмнәре салдылар, рухына дога кылдылар.

Бәйрәм бердәм өйлә намазы уку, корбан ашларыннан авыз итү белән үрелеп барды.

Язманың тулы варианты газета битләрендә булачак.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев