Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районы Каракитә авылында Авыл көне узды

    «…Минем  туган авылымны “Каракитә”, диләр.

    Ул зур авыл, һәр йорты төзек, матур, чибәр.

    Мине авылым сөйкемле, туган-үскән җирем!

    Тоеп тора кич-иртән Бөек Идел җилен.

    Дала чолгый Семберне, безнең якта урман...”,-дип язган  фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис үзенең туган авылы турында.  Үткән якшәмбедә әлеге шигырь юлларын күп кеше күңелендә барлагандыр. Чөнки бу  көнне «Авыл бәйрәме»ндә  озак еллардан бирле күрешмәгән авылдашлар, классташлар, хәтта туганнар да очрашты.

     

    Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм  үзеннән-үзе килеп чыкмаячак. Соңгы тапкыр Каракитә авылы үзенең читкә киткән халкын 2012 елда җыйган иде. Билгеле, авылдашлар очрашуларга сусаган – үзәк мәйданда бу көнне  “алма төшәрлек” тә урын калмады. Әледән-әле яңгыр килеп сибәләсә дә, халык кайтып китмәде.

    Сәхнәдә атказанган эстрада артистлары да, Каракитә авылының үзеннән чыккан үзешчәннәр дә чыгыш ясады. Каракитәнең үзенең дә нәселләре белән: Алтынбаевлар, Салиховлар, Мостафиннар, Җәдихановлар, Сабитовлар, Алимовлар  һәм башка күп кенә  сәнгатькә  гашыйк  халкы күп.

    Авыл көнен дә шундый гаиләләрнең берсендә тәрбияләнеп үскән, Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгының “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” медале иясе, шагыйрә-җырчы Җәмилә Мифтахова алып барды.

    Бәйрәм иганәчеләре дә шушы авыл туфрагында аунап үскән, аның елга суларында коенган егетләр, хатын-кызлар: Марат Зайнуллин, Марат Якупов, Хатям Вәлитов, Гөлшат һәм Миңнехан Идрисовлар, Расыйх Низамов, Марат Вәлитов, Хамит Аббазов, Айрат Сабитов, Динә Яруллина һ.б., һ.б..

    Түбән һәм Югары Каракитә  авылында калып яшәүчеләр дә бәйрәмгә әзерлектән читтә калмаган. Клуб, китапханә хезмәткәрләре йорттан-йортка йөреп бүләкләр җыйдылар. Фәнис, Сәет Хөсәеновлар, Рәшит Сәгыйтов, Ильмас Ильязов, Илдар Шәйдуллин, Радик Сөләйманов, Радик Тазетдинов кебек уңган авыл егетләре  бәйрәм үтәсе мәйданны хәзерләүдә булышканнар.

    Һәр авылның үз йөзе

    Авылның үткәненнән хәзерге чорга кайтып, аның атамасы хакында кызыклы гына фактлар бар. Элек монда урманнар була. Авылга беренче нигез салучылар шушы урман эчендә бәләкәй алан табып алалар, шунда йортлар төзи башлыйлар. Еллар үтү белән урманнар киселә, алан киңәя бара. Биредә чуашлар һәм татарлар бергә яшәгән, диләр. Көннәрдән бер көнне авылга урыслар килеп чыга һәм авыл исемен сорыйлар. Телне аңламаган кешеләр бер-берсенә “Карап китүчеләрдер инде болар”, дип үзара сөйләшә башлый. Шуннан урыслар бу авылны исәпкә алганда “Каракитә” дип яздырганнар, имеш. Хәер, Каракитәлеләр турында: “Көндез карап китә, төнлә урлап китә” дигән сүзләр дә йөри. Моннан тыш, урман эчендәге  авыл тирә-ягыннан киртә белән тотылганлыктан, аны кара (кара урман)–киртә, дигәннән чыгып та атаганнар,  диләр.

    Тора-бара чуашлар күрше авылга (Баешка)  күченгәннәр һәм монда татарлар гына яшәп калган. Соңыннан исә авыл зураеп, Югары һәм Түбән Каракитәгә бүленгән.  Икесендә дә колхозлар оешкан, ике авылда да авыл советы булган. 1935 елда аларны берләштереп бер генә авыл советы калдырырга карар кылганнар. Гауга булмасын дип, авыл советына Марс исеме бирелә, урта мәктәп тә шушы исемне йөртә башлый.

    Авыл шактый гына олуг шәхесләр тәрбияләгән. Әйткәнемчә, аларның берсе шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, тарихи чыганаклар Габделҗәббар Кандалыйның да нәселе Каракитә авылыннан чыккан дигәнне раслый. Марс урта мәктәбендә “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “СССР мәгариф отличнигы” “Почет билгесе” ордены иясе Зәки Азизов тарафыннан районда иң беренчеләрдән  авыл хуҗалыгы буенча профильле укыту оештырыла. Андагы фәнни түгәрәкләрдә “Каракитә” карабодай сортына нигез салына.  Отрядның эше турында “Звезда моих полей” дигән кинофильм да төшерелә. Бу авылдан профессор, биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәлалов, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, табиб  Җәүдәт Якупов чыккан. Спорт буенча да атказанган мастерларны, тренерларны, Сабан туе батырларын  Шамил Хисаметдиновны, Шамил Миңлебаевны, Фәрит Зәки улы Азизовны үстергән бу авыл.

    Каракитә үзенең алдынгы “Йолдыз” колхозы белән дан тоткан. Соңгы   ике дистәдән артык ел  дәверендә аның җитәкчесе Мансур Җамалетдинов иде.  Бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы вазифасын аның улы Рәфикъ Җамалетдинов  үти. Авыл халкы Мансур Зиатдин улын  зур хөрмәт белән искә ала, тырышлыгын югары бәяли. Билгеле, авыл халкы белән аңлашып яшәгән һәм эшләгән әтисенең  күркәм сыйфатларын  үзенә үрнәк итеп алган улының да  киләчәккә планнары зурдан.  Шуларның берсе – менә шундый бәйрәмнәр нигезендә  бердәмлек булдыру,  читкә китүчеләне кабат  туган җиргә тарту,  гореф-гадәтләрне барлау.

    Авыл башлыгының изге ниятләрен хуплап, бәйрәмдә катнашкан  район башлыгы Марат Гафаров та  мәйдандагы халыкка үз теләкләрен ирештерде:

    –Каракитә авылы үзенең булдыклы, уңган халкы белән дан тота, бу авылдан иҗат кешеләре, спортчылар да чыккан. Дәвамлы булсын иде авылның данлыклы кешеләр үстерүе. Авыл яшәсен, гореф-гадәтләр саклансын, бүгенге бәйрәм дә һәркемне  матур эшләргә генә рухландырсын!-диде ул.

    Батырларга  рәхмәт сүзе

    Авылның җанлы тарихы булган өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтелү – бәйрәмнең кульминацион ноктасы булды. Бәйрәмнең узуына  авыл имамы Фәрдәр хәзрәт Хөсәеновның хәер-фатиха биреп, изге догалар укуын да әйтергә кирәк.

    Каракитәнең иң өлкән кешеләре: сугыш елларында вертолёт заводында эшләгән, тормыш иптәше Миңнеалим белән 7 бала тәрбияләп үстергән Гөлҗиһан апа Газизованы  (93 яшендә) һәм Маһирә апа белән 6 бала үстергән тыл ветераны Якуп абый Шаруковны  (92 яшь), 60 ел бергә гомер кичергән Сания  Сафиулла кызы белән Мөкәрәм Хәнәфи улы Шакировлар гаиләсен,  биш баласы да авылда төпләнеп калган, 80 яшьлек Рушания апа Сөләйманованы, агымдагы елда беренче сыйныфка керәчәк сабыйларны сәхнә түренә чакырып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бакча тутырып чәчәкләр үстерүчеләр, авыл урамнарын, йорт-җирләрен иң төзек һәм матур тотучылар аерым номинацияләрдә: “Иң күркәм йорт” – Шамил Исхаков, “Иң матур урам”- “Йолдыз” урамы, Дамир Идрисов, “Иң уңган бакчачы” – Камил Шәйдуллин бүләкләргә лаек булдылар.

    “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы  филиалы хезмәтчәннәренә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. Алар Рәхмәт Хатлары һәм акчалата бүләкләр алдылар.

    Мәйдан уртасында уеннар, спорт ярышлары гөрләде. Сабантуен хәтерләтеп, әллә ничә авырлык үлчәмендә татарча көрәш бәйгесе барды. Кунаклардан баш батыр исемен Раиль Камалов алса, Югары Каракитәдә  туып-үскән  Рәсим  Әбелханов та җиңүче исемен лаеклы яклап, тәкәне җилкәсенә салды.

    Капчык белән сугышу, капчык киеп узышу, йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү, утын кисү – бу уеннар барысы да шау-гөр килеп узды. Авыл халкы, кайткан кунаклар арасында  лотерея уйнатылды. Анда иң олы бүләк –печән һәм тәкә иде.

    Бала-чага исә көне буе батутта сикерде, тәмле камыр ризыклары, кайнар шашлыклар белән сыйланды. Татарстанның, Башкортстанның эстрада җырчылары Илназ Баһ, Әнвәр Нургалиев һәм башка танылган җырчылар үз иҗат җимешләрен бәйрәмдәгеләргә бүләк буларак яңгыратты. Иң соңында исә күңелләрдә “нигә үтеп китте икән бу көн?!” дигән уйлар тудырып, төнге күккә аллы-гөлле салют атылды.

    Ә күрешүләр тагын да булыр әле – авыл башлыгының “Һәр елны июльнең беренче атнасында  шундый бәйрәм оештырыйк!”, дигәне һәркемнең күңеленә хуш килде.

    ФОТОЛЕНТА 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: