Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында «Авыл бәйрәме” үтте

    Бу көнне берничә көн дәвамында  яуган яңгыр туктап, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кояш үзенең җылы нурларын сипте.

    Бәйрәмгә әти-әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да бар иде.

    Менә шулай әлләничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерү максатыннан, авыл көне уздыруның мәшәкатен үз өстенә алган төп иганәче Айрат Усмановка, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләренә, авылның уңган ир-егетләренә  рәхмәт сүзләре яуды ул көнне. Ә иң олы рәхмәтне искекәкерлеләр авылдашлары, якташыбыз,  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинга әйттелщр. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән авыл бүген үзенең социаль инфраструктура үсеше: яңа объектлары,  төзек, матур урамнары  белән горурлана. Әлеге көнне якташыбызның чарада  катнашуы да бәйрәмне тагын да күркәм итте.

    Бүгенге көндә Иске Кәкерледә 943  кеше яши. Элек-электән авыл үзенең  зурлыгы, тырыш халкы, дини юнәлештә алып барылган эшчәнлеге (бу авыл җирлегендә дүрт мәчет!), гүзәл табигате белән дан тоткан. Әмма соңгы тапкыр Иске Кәкерленең үзендә олы бәйрәм: сабантуй, я булмаса авыл көненең үтми башлаганына 14 еллап вакыт узган. Моны искә алып, Әгъзам Самат улы һәм район башлыгы Марат Гафаров авылда “кече сабантуй” үткәрү традициясен яңарту башлангычы белән чыгадар. Һәм, менә, әлеге уй-теләкләр авыл халкыныкы белән берләшеп,  1000ләгән кешене бер мәйданга җыйды.

    Туган авыл...Туган җир ...

    ...Иске Кәкерле авылының барлыкка килүе Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Риваятьләргә караганда, авыл Ханлыкның урыс князьлекләре белән икътисади элемтә юлында кәрваннар тукталышы буларак барлыкка килә. Соңрак халык монда төпләп урнашып, авыллар Иске һәм Яңа Кәкерле  атамалары белән атала башлый. Үткән гасырда Кәкерле авылының бик бай тарихы һәм нәсел шәҗәрәләре язылган булган. Әмма мәчет-мәдрәсәләрне җимерү чорында язмалар кулдан-кулга күчеп йөргәнлектән юкка чыккан. Иске Кәкерле авылы халкын  такта яру, агач йортлар төзү, балтачы һөнәрләренә маһир булулары да данлый. Сугыштан соңгы елларда бу авылда кирпеч заводы да эшләгән.

    Болар - авыл тарихының кечкенә бер өлеше генә. Бүгенге көндә тарих,  Нәсим Рәшит улы Акмалов  тарафыннан, төрле рәсми чыганаклардан өйрәнелә һәм киләчәктә китап булып басылып чыгачак. Билгеле инде, бу эшне дә Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин җитәкли. Бу турыда ул үзе:

    • Авылыбыз һәм авылыбыз халкы күпне күргән, төрле чорны, вакыйгаларны кичергән, әмма һәрвакыт мөстәкыйль булып кала алган. Кая гына барсам да авылыбызның күренекле кешеләре, эшләгән эшләре турында яхшы яктан гына ишетәм.

    Үткәннәрне онытмау, хәтердә яңарту, хәзерге буынны тарихыбыз белән таныштыру, гореф-гадәтләребезне барлау  йөзеннән менә шундый авыл чаралары үткәрү дә кирәк. Бүгенге авыл тормышы шәһәрнекеннән инде аерылмый. Утын әзирлесе юк - газ бар, су ташыйсы юк - өйләргә су тоташтырыла, язын-көзен җәфа чиккән  балчыклы юллар юк  – хәзер елның теләсә кайсы фасылында да һәр урамга кереп була.  

    Авылым яшәсен, гөрләсен, тагы да зурайсын, яшь гаиләләр барлыкка килсен, балалар тусын, үткәне дә онытылмасын, -дип телим диде.

    Иске Кәкерле авылы җирлегенең социаль үсеш дәрәҗәсен район башлыгы Марат Гафаров та югары бәяләде.

    -Авылда урта мәктәп эшли, балалар бакчасы гөрләп тора, фельдшер-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә, мәдәният йортының талантлы үзешчәннәре район, республика күләмендә югары үрләр яулый. Авылны төзекләндерү буенча да эшләр алып барыла. Болар барысы да да авылның яшәеше, киләчәкккә йөз тотуы турында сөйли,-дип ул җирлекнең  тырыш халкына, уңган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен белдерде.

    13 ел дәвамында җирлекне җитәкләгән Сәхаутдин Хөсәенов  авылның киләчәге өчен һәрвакыт кайгыртып торган, ярдәм иткән кешеләргә хөрмәт сүзләрен Рәхмәт хатлары аша җиткерде.

    Иске Кәкерле халкы бердәм дә икән әле: зиратларның янын тотуны, елга аша басма ясауны, юлларны төзекләндерү һәм башка төр шөндый хезмәтләрне алар күмәкләшеп башкарганнар. Авыл бәйрәмендә дә якташлары  Азат Мөдәррисов   авылга янгын сүндерү машинасы бүләк итте..

     

    ФОТОЛЕНТА

     

    Киләчәк дигәндә, билгеле инде, күз алдына яшьләр килә. Бу авылда талантлы яшьләр дә күп. Ранис Алиев “Кәкерлем” җыры белән бәйрәмне ачты, мәктәп укучылары да үзләренең җырга-моңга сәләтле булуларын тагын бер кат дәлилләде, мәсәлән. Укуда да сынатмыйлар - 11 сыйныфны тәмамлаган Рәзилә Хәлилова рус теленнән (укытучысы Гөлсинә Иматдинова) 100 балл җыйган(!).  

    ...Батырларның бил алышуы, кул көрәштерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, аркан тартышу  кебек борынгыдан килгән ярыш-уеннар - бәйрәмнең матур бизәге булды. Җиңүчеләрнең һәркайсына бүләкләр дә мулдан таратылды. Ә көрәшчеләргә: кунаклар, мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасындагы көрәштә абсолют батыр исемен яулаучылар кыйммәтле бүләкләр белән бергә һәрберсе тәкә дә алды.   1974-1977 елларда 60 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Россия батыры исеменә лаек булган Әгъзам Самат улы аларга үзеннән аерым бүләк тапшырды.

    Казаннан килгән артистлар көн дәвамында  чыгыш ясап, бәйрәмне баеттылар, халыкны ял иттерделәр.

    Гөлинә Яхиева:

    -Авылда бәйрәм була дигәч, ничек кайтмыйсың ди инде туган авылыңа?! Рухи, күңел күтәренкелеге алдык. Авылдашларны күрү ел буена җитәрлек көч, энергия бирде.  Әлеге чараның, очрашуның җылылыгы һәркемнең  күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Дәвамлы булсын иде туган авылда үтә торган мондый бәйрәмнәр!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: